Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында дөяләр кунак булып китте

Бу көннәрдә Иске Үтәмештә яшәүче Фәләхетдиновлар йортыннан кеше өзелми диярлек – алар янәшәсендәге бакчада асралучы дөяләрне күрергә киләләр.

Нинди дөяләр, кем, ник монда китергәннәр? Бу хәл Рәис абый Фәләхетдиновның Яр Чаллыда яшәүче улы Радик белән бәйле. Ул күчмә циркта башкарма директор икән. Аюларын, күгәрченнәрен, этләрен, башка хайваннарын төрле төбәкләрдә күрсәтеп йөриләр, ди.

-Коронавирус таралу куркынычы аркасында, цирк та төрле чикләүләргә дучар. Улым дөяләрен безгә, Иске Үтәмешкә кайтарып торырга булды. Каршы килмәдек, - ди Рәис Фәләхетдинов. -Янәшәдә генә буш бакча бар. Салкынайтса, үзебезнең абзарда урын әзер.

Өч яшь чамасындагы, бер-берсе 8 центнер авырлыктагы Ада белән Тутта авылдагы климатка, режимга күнегеп киләләр. Барын да ашыйлар. Алларында биш төргәк печән тора. Аларны хуҗалары зур машинага төяп алып кайтканнар, дөяләргә, витамин урынына дисәң дә ярыйдыр, карбыз, кәбестә, суган да калдырганнар. Суны көнаралаш кына эчәләр. Салсаң, фуражны да кире какмыйлар.

Дөяләр тук икән, өркәчләре өскә күтәрелеп тора. Болар да шундый, тәрбия күргәннәр. Тавыш чыгармыйлар. Тутта юанрак, ә Ада үзенә бик якын җибәрми, тешләп тә алырга мөмкин. Безнең як өчен ят бу хайваннарны, тимер казык кагып, бәйгә куйганнар.

-Мин тере дөяне күптән түгел Калмыкиядә күрдем, - ди Рәис Фәләхетдинов. -Башкаларның, кызыксынып, аларны күрергә килүенә каршы түгелбез.

Сүз уңаеннан, Рәис абый хатыны Гөлнара белән, ат, сыер, тана, бозау, сарыклар, куяннар да асрыйлар. Сазлыклырак җирдә булса да, урыннары бик матур, иркен, дөяләргә дә ошый торган.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X