Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Иске Сережкино авылында комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды

Иске Сережкинода блок-модульле бина – халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды.

Бу пунктта – кибеттә көндәлек кирәк-ярак, азык һәм сәнәгать товарлары сатылачак. Бина республика программасы буенча төзелгән. Сүз уңаеннан, мондый пункт районда инде өченче, берничә ел элек Якты Тау һәм Югары Кармалка авыллары халкына да шундый бүләк ясадылар.

Яңа объектны файдалануга тапшыру алдыннан, иллегә якын йортлы Иске Сережкинога байтак кунак килде. Яңа ел түрендә узган вакыйгага бәйрәм төсмере бирделәр.

-Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка бик зур рәхмәт, аның ярдәме белән республикада иллегә якын программа эшли, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, бүгенге чыгышында. -2020 ел безнең өчен нәтиҗәле узды, күп эшләр башкарылды. Сезнең авылда санаулы айларда шундый кибет өлгерткән подрядчы оешмага да, рәхмәт әйтеп, уңышлар телибез. Искесережкинолылар моңа лаек, гомумән, чуваш халкы бик уңган, булдыклы, бу аларның йортларыннан ук күренеп тора. Кечкенә авылларга да кибет кирәк, әйтик, ул булмаса, ипи алу өчен дә кая барырга?

Иске Сережкинода кибет бар иде анысы, 50 еллык, кысан, шыксыз агач бина. Дөрес, аның эшеннән зарланмадылар. 19 ел монда хезмәт куючы Надежда Ермишеваны бик хөрмәт итәләр, эшен бик ярата ул, халыкка мөгамәләсе яхшы, диләр.

Бүген Надежда яңа кибеттә сату итте. Бинаны тантаналы шартларда ачкач, аңа башта кыенрак та булды, өлгер генә, бәйрәмгә килгәннәр нәрсәдер алырга ашыктылар, шул арада кибет эчен дә бәяләделәр. Бар да урынлы монда: су кергән, канализация ясалган, хәтта душта да юынырга мөмкин. Модуль бина электр ярдәмендә җылытыла. Республика биргән 2,8 миллион сум акча тышкы якны матурларга да җиткән.

-Шатлыгыбыз зур, - диде авылдагы иң олы ир-ат, 80 яшьлек Евгений Раевский. -Яңа кибет күптән кирәк иде. Безгә бит хәтта күршеләр – Шентала районының Нагорный, Түбән Туарма авылларыннан да азык-төлеккә киләләр, аларның үз кибетләре юк.

-Иске Сережкинодагы кибетебез керемле, сату эше гел яхшы, - диде район кулланучылар җәмгыяте рәисе Әбүзәр Мортазин.

 

-Кибет бит ул очрашу, күрешү урыны да, - дип искесережкинолыларны Казаннан килгән кунак – сәүдә идарәсе начальнигы Илдус Хатыповның котлавын да игътибар белән тыңладылар. Яңа ел алдыннан бу авылда, яңа кибет каршында кечкенә генә концерт та булды.

2021 елда районның тагын бер авылында шундый блок-модульле пункт-кибет төзү планлаштырыла. Район башлыгы сүзләренчә, яңа кибет аеруча Мордва Афонькәсендә кирәк.

фото: автор

Чирмешән районының Иске Сережкино авылында яңа кибет ачтылар (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев