Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районының Иске Кади авылындагы бер хуҗалыкта 200 мулард асрыйлар

    Иске Кади халкын кош-корт белән гаҗәпләндереп булмый. Монда 50 баш каз үстерү гадәти хәл, хәзер инде 100 башка да исләре китми бугай. Мотыйгуллиннар, башкалардан аерымрак, быел 200 баш мулард алганнар.

    -Яратмыйм мин каз тавышын, - диде миңа, казлар турында сорагач, йорт башлыгы Илдус Мотыйгуллин.

    Әйе, мулард үрдәге тавыш чыгармый, ләкин әлеге әрсез кошны бер тапкыр булса да асрап караган кеше, аларның никадәр үткен икәнен яхшы белә. Алар тиз үсә, ите дә бик тәмле була. Итендә май аз, шуңа ул диетик ризык санала.

    Мотыйгуллиннарның бу өлкәдә тәҗрибәләре бар икән. Узган елны 60 баш мулардны бик тиз урнаштырганнар. Быел да сораучы бик күп, диделәр.

    -Дөресен әйткәндә, бу кошлар улыбыз Илнурныкы, - дип ачыклык кертте хуҗабикә Фирдәвес. – Ул безнең кечкенәдән үк үрдәкләр ярата.

    Кошлар арасында йөрүче егет әнисенең сүзләренә елмаеп кына куйды. Илнур Түбән Камада эшли икән. Отпускысын менә шулай кошлар үстереп үткәрә. 

    Реклама

    Мотыйгуллиннарның янәшәләрендә генә иске буш йорт тора. Мулардларны шунда асрыйлар. Тирәсен тимер челтәр белән тотып алганнар. Улаклардан суны, азыкны өзмиләр. Төнлә урамда калдырмыйлар, сарайга ябалар. Иртән яктыра башлауга, аларны чыгаралар.

    -Былтыр берсе дә үлмәде, ә менә быел берсен саклап кала алмадык. Нигездә, ваклагычтан чыгарган бөртек бирәбез, бәрәңге ашатабыз. Аларга яшьрәк чакларында өстәмә сөяк, балык оны да кирәк. Аннан соң тоздан да аерырга ярамый, азыкларына көненә ике кап тоз салабыз, -  дип уртаклашты мулард үстерү серләре белән хуҗабикә. – Узган елны улыбыз тоткан балыкны ваклап ашаттык.

    Мотыйгуллиннарның үзләренең җирләре, аны эшкәртергә техникалары да бар. Бөртек тә үстерәләр, бәрәңгене дә күп чәчәләр. Әйтик, мулардларга көн саен 14 – 15 чиләк бәрәңге пешерәләр.

    Мулардларны көз, көннәр салкынайта башлагач йолкыйлар. Кеше чакырмыйлар, бу эшне үзләре башкаралар. Көн саен диярлек унарны суялар. Аларны үтүкләп йолкыйлар, парласаң, товар төсе югала, диделәр. Мулард түшкәләрен Түбән Камага урнаштыралар, аларга алдан заказ бирәләр.

    Шунысы да кызык, мулардларда еш кына каннибализм күзәтелә. Мотыйгуллиннар, аңардан котылыр өчен, үрдәкләргә йолкыган йоннарын ашаталар икән, мондый очракта алар инде бер-берсен чукымый.

    Сүз уңаеннан, Мотыйгуллинар кош-корт белән генә чикләнмиләр, эре терлек тә асрыйлар, 8 баш мөгезле эре терлекнең өчесе – савым сыеры.

    фото: автор

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: