Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының ике авылында ике мунча янган

Май аенда Чирмешәндә - абзар, Күтәмәдә һәм Чумачкада мунчалар янган. Бу хакта “Безнең Чирмешән“ газетасы редакциясенә 135 нче Чирмешән янгын сүндерү частеннан хәбәр иттеләр.

8 май көнне Чирмешәннең Гагарин урамында бурадан төзелгән, шифер түбәле абзарга ут капкан. Аны сүндерәләр, әмма абзарның түбәсе яна, эчке стеналарына зыян килә. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин әйтүенчә, янгынның сәбәбе – балалар шырпы белән уйнаган.

27 майда Чумачкада чыккан янгын хакында кичке сәгать сигезләр тирәсендә телефоннан шалтыратып хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә җәйге верандалы мунча ут эчендә була, аны сүндерәләр. Веранда  һәм мунчаның түбәсе яна. Беренчел фаразлар буенча, ут кызган мичтән чыккан.

28 май көнне кичке тугызлар тирәсендә Күтәмәдә авылындагы ут казасы турында хәбәр бердәм диспетчерлык хезмәтендә ГЛОНАСС системасы буенча кабул ителә. Янгын сүндерүчеләр килгәндә “кызыл әтәч” мунча һәм абзарны ялмап алган була. Нәтиҗәдә абзар белән мунчаның  түбәләре һәм түшәмнәре янып бетә. Янгын күзәтчелеге белгечләре утның сәбәбен ачыклый.

-Көннәр коры тора. Шуның өчен барыбыздан да янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәү таләп ителә. Балаларны күз уңыннан ычкындырмыйк. Мунча мичләрен дә караучысыз калдырырга ярамый, -диде Андрей Фомин.

 

Андрей Фомин фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев