Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Бәркәтә мәктәбе укучыларын тәмле ашаталар

1 сентябрьдән башлап, районыбыз мәктәпләрендә укучыларның барысы да кайнар аш белән тәэмин ителә.

Бу уку елында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә 1-4 нче сыйныф укучылары бер тапкыр түләүсез кайнар аш ашый. Аларның көненә бер тапкыр бушлай туклануы 51 сум 85 тиен тәшкил итә.

Бәркәтә урта мәктәбендә дә башлангыч сыйныфларда белем алучы 16 балага бушлай кайнар аш бирәләр. Алар мәктәп ашханәсенә икенче дәрестән соң керә.

-Бездә тәмле ашаталар. Бүген кәтлит белән бәрәңге бирделәр. Кичә кара бодай иде, пылау да пешерәләр. Мәктәптән кайткач, ашыйсы да килми, - ди икенче сыйныф укучысы Илдар Мордвинов.

Мәктәп ашханәсендә эшләүче тәҗрибәле пешекчеләр Рәмзия Бикбова һәм Резеда Мостафина әлеге уку йортында белем алучы 68 укучы өчен көн саен  тәмле кайнар аш әзерлиләр.

Бәркәтә мәктәбенә Түбән Кәминкә, Югары Кәминкә, Туймәт, Кара Чишмә, Чумачка авыллары балалары да килеп укыйлар. Күпчелеге бер чынаяк чәй эчеп юлга чыга, аларның ярты көне мәктәптә уза. Укучының хезмәткә сәләте, кәефе һәм сәламәтлеге, һичшиксез, аның ничек ашавына бәйле.

Укучылар ашханәдә график нигезендә ашыйлар. Өстәлләр артына дистанцияне саклап утырталар. Биредә Роспотребнадзорның барлык таләпләре үтәлә.

- Быел да балаларының туклануына дәүләт көненә, бер укучыга 7 сум 70 тиен бирә, ата-аналар взносы айга 300 сум. Билгеле, бу башлангыч сыйныфларга кагылмый, - ди Бәркәтә урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Розалия Сафина. – Гомумән, ата-аналарның да, балаларның да ашатудан зарланганнары юк. Ата-аналар теләсә кайсы вакытта мәктәпкә килеп, балаларга пешерелгән ризыкны авыз итеп карый алалар. Аш пешерүчеләр менюны төрләндерергә тырышалар. Моның өчен инде үзебезнең мәктәп яны участогында үстерелгән яшелчәләр, җилек-җимешләрне дә файдаланабыз.

Бәркәтә мәктәп яны участогы 42 сутый җир били. Быел биредә 2, 3 тонна суган, 1,5 тонна бәрәңге, 400 килограмм кишер һәм шул кадәр аш чөгендере үстергәннәр. 350 банка кайнатма, компот, тозланмалар әзерләгәннәр.

Ел саен диярлек мәктәп үзләре участогында үстерелгән продукцияне сатып, 55 мең сум тирәсе акча эшли, аны мәктәп ихтыяҗларына тоталар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев