Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының 12 йортлы Кызыл Чишмә авылында очрашу булды

Июнь аеның соңгы ялларының берсендә 12 йортлы 26 кеше гомер итүче Кызыл Чишмә авылына кунаклар күп кайтты. Юкка түгел, быел да, традиция буенча, авылдашлар чишмә янында очраштылар.

Йөзләгән кеше – олысы-кечесе иң элек “Закир бабай” чишмәсе янына җыелдылар, үткән ел капиталь ремонт уздырылган чишмәне тантаналы шартларда ачтылар.

-Бу эш 2017 елгы үзсалым акчалары хисабына башкарылды. Рәхмәт, читтә яшәүче авылдашлар да су чыганагына яңа төс бирүдә булыштылар, - ди Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов. - Әкъдәс Сафиуллин һәм Әнәс Галләмовка аерым рәхмәт, алар матди ярдәм дә күрсәттеләр, үзләренең физик көчләрен дә кызганмадылар.

Тәмле сулы чишмәне тулысынча яңартканнар. Хәзер су яңа торбадан агып чыга, чишмәнең өсте ябылган, тирәсе тотып алынган, ял итү өчен урын ясалган, эскәмияләр дә куелган, билгеле, чишмәгә илтүче юл да шомарган – брусчатка җәелгән.

Ир-атлар авыл мәчетенә барып Коръән укыдылар, якыннары рухына дога кылдылар. Ә ул арада хатын-кызлар Үзәк чишмә янында табын кордылар. Быел авылдашларын Гатиннар һәм Низамовлар нәселе сыйлады, ә киләсе елда бу эш Ирек Гыймалетдиновларга һәм Хасият Сәмигулловларга йөкләнә. Авылдашлар ел да шулай, чират буенча кунакларны сыйлый. Билгеле, очрашу җыр-моңсыз булмый, кунакка кайткан авылдашлар үз талантларын күрсәтте – җырладылар да, биеделәр дә. Кыскасы, киләсе очрашуга кадәр җитәрлек энергия, кичерешләр алып киттеләр.

Киләсе елда кызылчишмәлеләр Ураза гаетеннән соң бер-ике атна узгач очрашырга килештеләр.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев