Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районыннан көзен 30 егет армиягә китәчәк

1 октябрьдән Россиядә армиягә көзге чакырылыш башланды, ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итә. Районнан агымдагы елның көзендә хәрби хезмәткә 30 кеше җибәрелергә тиеш. Беренче төркем октябрь ахырында китәчәк.

Элеккегечә хәрби хезмәткә 18 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге ир-атлар чакырыла. Хезмәт итү срогы да үзгәрешсез кала-бер ел. Армиягә баруны кичектереп торырга да мөмкин, ләкин моның өчен җитди сәбәпләр булырга тиеш. Әйтик, уку йортларында белем алучылар, сәламәтлек буенча вакытлыча яраксыз дип табылучылар, инвалид баласы булганнар һәм башка очракларда хезмәт кичектерелә икән.

Хәрби комиссариатта армиягә алынучылар өчен медицина һәм чакырылыш комиссияләре эшли башлаган. Аларны районда 118 кеше узарга тиеш.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев