Чирмешән районындагы халык җыеннарында авыл кешеләре күбрәк юл сорый
Халык хәзер җыеннарда газ, су темасын кузгатмый инде. Районда әлеге мәсьәләләр хәл ителде. Бүген байтак авылда юл сорыйлар. Аларның олы юлдан торак пунктларга алып керә торганнары тузган, яисә күрше урамда яшәүчеләр кебек, икенчеләрнең дә такыр, асфальтлы, ташлы юлдан йөрисе килә.
Узган атнада Иске Кади авыл җирлегендә үткән халык җыенында кузгатылган төп тема да һаман шул юл булды. Олы юлдан Якты Тауга кадәр 8 километрлы, ватылып беткән асфальтлы юл арасын узу - бер газап. Монда күптән яхшы ремонт булганы юк. Югыйсә аннан әлләничә авыл халкы йөри.
-Авыл эчендәге юлларны да рәтлисе бар. Узган елда үзсалым акчасының 200 мең сумын шуңа дип планлаштырдык. Әгәр дә бу сумманы кемгәдер биреп эшләтсәк, ул күпкә җитмәс иде. Шуңа күрә, халык белән сөйләштек тә, Иске Кадидагы Тукай урамы юлын үзебезнең көч белән ремонтларга булдык. Перфораторлар, эш кораллары, каток табыштырып, моны авылдашлар белән башкарып куйдык. Ә 200 мең сум акчаны бары асфальт алу өчен генә тоттык. Быел да шулай эшләргә ниятләп торабыз. Иске Кади урамнарын тигезләгәннән соң Якты Тау юлларын ремонтлаячакбыз, - ди Иске Кади авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов.
Җыенда Якты Тау авылындагы кибетнең даими эшләмәвеннән, андагы товар ассортиментының ярлы булуыннан да зарланып алды халык.
Мордва Афонькәсе авыл җирлегендәге Лагерка авылына алып керүче юл да начар. Әлеге авылның Беренче Май һәм Заречная урамнарын тоташтыручы күпер авария хәлендә. Автомашиналар йөри торган күперне кичекмәстән ремонтлау таләп ителә.
-Лагеркада 1982 елда төзелгән мәктәп бинасына ремонт кирәк. Анда салкын, дип зарланалар, тәрәзәләре дә агачтан гына, искерде. Монда зур ремонт булганы юк, - ди Мордва Афонькәсе авыл җирлеге башлыгы Александр Митяев. - Шулай ук Лагеркада аерым ФАП бинасы төземәкчебез. Хәзер ул мәдәнят йорты бинасында урын алган.
Бу җирлектә быелгы үзсалым акчасына юлларны, яктырткычларны тәртиптә тотудан тыш, Мордва Афонькәсе авылы зиратының коймаларын буяуга һәм картайган агачларны кисү чыгымнарын каплау өчен тотмакчылар. Янгыннан саклану өчен гидрантлар алу да үзебезнең куркынычсызлык өчен. Авыллардагы урам исемнәренең элмә такталарын өч телдә язып куймакчылар: Мордва Афонькәсендә - рус, татар, мордва, Лагеркада, Чуваш Афонькәсендә рус, татар, чуваш телләрендә.
Иске Үтәмеш авыл җирлеге җыенында да халык юл темасын кузгатты. Хәзер бу җирлектәге авылларда: Иске Үтәмештә, Урманасты Үтәмештә, Югары Чегодайда, Иске Сережкинода барлык урам юлларының озынлыгы 28 километр. Шуларның 23 километры асфальт яки вак таш өслекле, калган 5 километр арада юллар кирәк.
-Республика программасы буенча, узган елда Иске Үтәмештәге Гафиятуллин урамы юлына 1 километр озынлыкта юл ясап, вак таш җәйдек. Быел да республика ярдәме белән урам юлларын тәртипкә китерү эшен дәвам итмәкчебез, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рафис Мингулов.
Күтәмәдә узган җыенда юл сораучылар булды. Түбән Кәминкә, Кармыш уңаендагы су алган плотинаны, буаны да ясыйсы иде, ди халык.
-Аның проекты бар инде, программага кергән, бары пандемия, финанслау белән бәйле генә эш тукталып калды, - ди Күтәмә авыл җирлеге башлыгы Алексей Мордвинов.
Быел Күтәмәдә үзсалым акчасын кеше башыннан 600 сумнан җыярга килешкәннәр. Әлеге акчага юлларны, багана утларын тәртиптә тотудан кала, мәктәп коймасын алыштырырга, монда да урам, йортларның элмә такталарын яңартырга ниятләгәннәр.
фото: Айнур Заһитов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев