Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзсалымның 58 проценты тупланган

Быел тулаем район буенча 7 миллион 133 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 57,8 проценты гына тупланган.

-Югары Кәминкә, Яңа Кади, Туймәт, Ульяновка, Кармыш, Иске Үтәмеш, Лашман, Түбән Кәминкә, Иске Кади авыл җирлекләрендә планлаштырылган суммаларның 100 проценты җыелган, - ди финанс - бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин. – Башка авыл җирлекләрендә дә үзсалым акчасының күп өлешен (85 – 75 проценты) түләгәннәр.

Үзсалым җыю буенча Чирмешән авыл җирлеге иң соңгы урында, биредә тиешле акчаның нибары 25, 9 проценты гына тупланган. Бу җирлектә бу төр салымны һәр кешедән 1 мең сум исәбеннән җыярга килешкәннәр иде.

Нигездә, үзсалым акчалары зиратларны, көнкүреш калдыклары полигоннарын тәртипкә китерүгә, урамнарда яктырткычлар урнаштыруга, чишмәләрне төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга тотыла. 
Җыелган суммага республика бюджетыннан дүрт тапкыр күбрәк өстәмә акча да күчереләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев