Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында үзмәшгульлек системасында 36 кеше теркәлгән

Районда «Һөнәри керемгә салым» дигән үзмәшгульлек (самозанятость) системасында 36 кеше теркәлгән, якын арада әлеге күрсәткеч 10 га артырга тиеш.

Ел башында илнең дүрт төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да, үзмәшгульлек буенча «һөнәри керемгә салым» режимы эшли башлады. Бу сынау проекты, ягъни тәҗрибә буларак гамәлгә ашырыла. Үзмәшгульлеккә күчү - ирекле.

Үзмәшгульлекнең өстенлекләре дә бар. Беренчедән, бу системага күчү бик җиңел. Күпләр моны үзләре башкарып чыга, хәтта салым органнарына йөрергә дә кирәкми. Мобиль телефонга, компьютерга, смартфон яки планшетка «Минем салым " мобиль кушымтасын алырга һәм салым органында кушымта аша теркәлергә кирәк. Әгәр Сезгә моны эшләү авыр икән, ярдәмчеләр табылыр – районның күпфункцияле үзәгендә үзмәшгульлекне оештыру буенча белгеч эшли башлады - Ленар Камалов аңлатма бирә, ярдәм дә күрсәтә. Без аның белән «һөнәри керемгә салым»  режимы, аның үзенчәлекләре һәм өстенлекләре турында сөйләштек.

- Ленар Камилович, кешеләр салымга какгылышлы яңалыкны гел шикләнеп кабул итәләр. Үзмәшгульлекнең кызыктырлык яклары нинди?

- Иң элек шуны әйтәсе килә: моңа кадәр хезмәт күрсәтүдән алынган табышның 13 проценты күләмендә салым түләргә тиеш идек. Үзмәшгульлек режимына күчкәннән соң салым күләме 6 яки 4 процент тәшкил итә, юридик затлар белән эшләгәндә – 6, физик затлар белән - 4 процент.

- Аерма зур икән. Тик яңа системага күчкәннән соң салым ставкасы артмыймы?

– Борчылырга кирәкми, киләсе 10 елда 4 яки 6 процент үзгәрми.

- Әйтик, мин ниндидер эшчәнлек нәтиҗәсендә аена 10 мең сум керем алдым, ди. Әлеге суммадан салым түләү тәртибе нинди?

– Узган айда 10 мең сум керем алуыгыз турында телефон яки компьютерда үзмәшгульлек турында кушымтада күрсәтәсез. Сезгә салым күләме турында автомат режимда хәбәр килә, аны түләргә кирәк (бу очракта 600 яки 400 сум). Моннан тыш, салым күләмен киметү өчен, «һөнәри керемгә салым» системасында теркәлгән вакытта, мобиль кушымтада сезгә бонус буларак 10 мең сум акча керә. Аның күләме салым түләгән вакытта һәр тапкыр кимиячәк. Салымны киләсе айның 25 числосына кадәр түләргә кирәк.

- Эшчәнлекнең нинди төре белән шөгыльләнүче чирмешәнлеләр яңа системага күчәргә мөмкин?

- Яңа салым режимы заказ буенча пешерүче, фото-видеога төшерү белән шөгыльләнүче, төзелеш хезмәтләре күрсәтүче, чәчтарашчылар, массажчылар, маникюр осталары, сувенир җитештерүчеләр, йөк ташучылар, пассажир ташучылар, арендага торак бирүчеләр, техниканы ремонтлау осталары өчен һәм башка төрле охшаш хезмәт күрсәтүчеләр өчен кызыклы булачак.

- Бу легаль эшкуарлык белән шөгыльләнергә, үз бизнесыңны алга таба үстерергә мөмкинлек бирәдер?

- Әйе, шулай. Тик «һөнәри керемгә салым» системасын кереме елына 2 миллион 400 мең сумнан артып киткән мәшгульләр файдалана алмый.

- Яңа режимга күчү кирәкме соң?

- Мондый уңайлы һәм җиңел системадан белән файдаланмыйлар икән, «теневик»ларга, ягъни законсыз эшләүчеләргә карата да таләпләр артачак. Салым түләүдән качучы кешеләр белән тикшерү органнары кызыксына, аларны җавапка тарта ала. Ә рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән кеше бер нәрсә турында да борчылмый, тыныч күңел белән эшли, банктан кредит алганда үз керемнәрен күрсәтә алачак. Кредит дигәннән, шулай ук безнен «эшмәкәрлеккә ярдәм Фонды» компаниясе аша шәхси эшмәкәрләргә 7,5 процентка кредитлар алу мөмкинлеге дә бар.

Үзмәшгульлеккә күчкәннәргә касса аппаратын сатып алу мәҗбүри түгел. Алар еллык отчетлардан да азат ителәлэр. Кыскасы, яңа салым режимының өстенлекләре аз түгел.

Сораулар булса, Чирмешәндәге  Титов  урамында 26нчы йорт «Мои документы» га мөрәжәгать итеп була, төбәк вәкиле Ленар Камилович Камалов (тел. 89046766781)

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев