Чирмешән районында язгы су басу куркынычы янаган 70ләп йорт бар
Җылы язлар җитәр алдыннан су ташулар, су басулар темасын ел да кузгатабыз. Шөкер, соңгы елларда районда аның белән бәйле зур бәла-казалар булганы юк. Әмма Бәркәтә авылы халкы андый казаны ишетеп кенә түгел, күреп тә белә.
-Мин 6-7 классларда укыгандамы икән, узган гасырның 60 нчы еллар башында, язгы су ташуның бик каты булганын хәтерлим. Төнлә уянып киттем, нәрсәдер чыпыр-чыпыр килә, ул вакытта гаиләдә биш-алты бала бит инде, - ди бүген 73 яшьлек Әлфәт абый Нәфыйков. – Баксаң, өйгә су керә икән. Кыска гына вакыт эчендә идәннәрне су күтәрә башлады. Маллар нәрсә икән дип, өйдән чыккан әти муеныннан суга төшеп китте: су болдырдагы ишек төбе баскычын алып киткән. Ул төнне су бездән түбәндәрәк урамдагы йортларда яшәүчеләрнең тәрәзәләреннән үк кергән дип сөйләделәр. Ташу суы озак тормады, бер тәүлектән чигенде, ә менә урамнарда калган бозлары ярты җәйгә кадәр эремәде. Элек һәр йортта диярлек көймә бар иде, язга чыгуга аларны “смолить” итә башлый идек. Хәзер андый зур су басулар булганы юк. Шулай да базлардан бәрәңгеләрне чыгарып куябыз. Шушмада су күтәрелсә, базда да күтәрелә, кимесә, базда да кими. Орлыклык бәрәңгеләр өчен базларыбыз югарыдарак казылган.
Бәркәтә авылының төньягында, Шушма елгасы буенда, түбәнлектәге алтмыштан күбрәк йортка ел да су басу куркынычы яный. Кырдан төшкән сулар керерлек берничә йорт та бар. Бу хуҗалыкларда барлыгы 166 кеше яши
-Су басуга каршы, аны күзәтү өчен авылда 21 кешедән торган комиссия төзелде. Язгы ташулар башлангач, аларга эш арта. Күпер буенда үлчәгеч -мерка куела. Суның күтәрелү биеклеген шуннан күзәтәбез, - ди Бәркәтә авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Миләүшә Мусина. -Ул-бу очрагына авыл җирлегенең көймәсе, балыкчы итекләре, багорлар, бау һәм арканнар әзерләнгән. Электростанциябез, мотопомпабыз бар. Су басу куркынычы янаган йортларда яшәүчеләр кесә телефонындагы Ватсап төркеменә кертелгән - шулай да аралашабыз, халыкка хәбәр итү өчен тавыш көчәйткеч рупорларыбыз урнаштырылган.
Районда иң соңгы зур су басу 2012 елда булган икән. Ул вакытта “Безнең Чирмешән” газетасы (13 апрель саны) болай язган:
“Быел кар аз булу сәбәпле, Татарстанга су басу куркынычы янамый, дип фаразлады кайбер белгечләр. Тик көннәр кинәт җылытып җибәрде һәм күп кенә авылларда, шул исәптән безнең районда да, дистәгә якын йортка су керде. Районыбызда әлегә Кече Чегодай авылында 8 йортка гына су кергән. Әле ярый озакка түгел, икенче көнне су чигенгән дә. Әмма тынычланырга иртәрәк, синоптиклар алдагы берничә көнгә яңгырлар вәгъдә итәләр. Явым-төшем көчле булса, Зур Чирмешән, Шушма елгаларында су күтәрелү ихтималы бар”.
Быел кар күп яуды, ул кинәт эрергә мөмкин, табигатьнекен белмәссең.
Белгеч сүзе. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының райондагы белгече Мирзагали Мирзаянов.: -Язын иң оптимале көндез 5-7 градус җылы торса, төннәрен бераз туңдырса яхшы. Алай су сеңә бара, кисәк зур ташулар булмый. Су басуларга каршы комиссияләр һәр авыл җирлегендә төзелгән. Бигрәк тә, Бәркәтә, Түбән Кармалка авыл җирлекләре территориясендә сак булу, андый-мондый көтелмәгән хәлгә хәстәрлек чараларын күрү зарур. Аеруча балаларга күз-колак булырга, аларны яр буйларына җибәрмәскә кирәк. Документларны һәм кыйммәтле әйберләрне полиэтилен пакетларда кул астындарак тотуың хәерле. Мин белгәндә 1979 елда көчле су ташу булганы истә. Ул елны 30 мартта яңгыр яуды, төнлә 7,8 градус җылы иде, ә 31е җылылык 15 градуска җитте. Чирмешәндә Яр буе (Береговая) урамындагы йортларга да су кергәне хәтердә.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев