Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында язгы чакырылыш төгәлләнә

Шушы көннәрдә Күтәмә авылында ике егетне: Иван Тузовны һәм Николай Якунинны армиягә озаттылар. Хәрби хезмәткә узган елны киткән Сергей Колоколов туган ягына көз көне кайтырга тиеш.

Бүген районныбызның башка авылларында да озату кичләре уза. Хәрби хезмәткә алынган егетләребезнең беренче төркеме быел шактый соң, 15 июньдә генә юлга кузгалган.

-Гадәттә язгы чакырылышның беренче төркемен май азагында озата идек, - ди Аксубай һәм Чирмешән районнарының хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Быел коронавирус пандемия булу сәбәпле, егетләр соңрак киттеләр. Гомумән, язгы чакырылыш катлаулы шартларда уза,саклану чаралын төгәл үтәү сорала.

Бу чакырылышта соңгы төркем 7 иоюльдә китәчәк, гомумән җәй көне районнан 29 егет армиягә алыначак.

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә авылларга узган елың җәендә хәрби хезмәткә киткән егетләр кайта. Аларны туганнары, дуслары каршы ала. Хәрби комиссариаттан хәбәр итүләренчә, районга бүгенгесе көнгә 13 егет кайткан. 

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев