Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 2018 елда янгыннар 1 миллион сумлык зыян салган

Узган елда районда 24 янгын булган. Бәхеткә, аларда һәлак булучылар булмаса да, бер кеше утта тәне пешеп зыян күргән. Янгыннар барлыгы 1 миллион сумлык зарар салган.

Бу бәла-казаларының күпчелеге электр үткәргечләреннән, электр җиһазларыннан чыккан. Еш кына мичләр дә - янгын чыгуга сәбәп. Мондый казалар ут белән саксыз эш итү,  балалар шаяруы аркасында да булган. Хәтта “кызыл әтәч җибәрү” - ут төртү очраклары да мәгълүм.

-Былтыр 11 шәхси торак йортта янгын чыкты, шулай ук  3 абзарга, 9 мунчага, 1 кибеткә  төрле дәрәҗәдә зыян килде, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. – Кышкы чорда   янгыннарның артуы күзәтелә.  Халык җылыту җиһазлары, мичләр кулланганлыктан, бәлалар нигездә шулардан чыга. Аларны булдырмас өчен кайбер кагыйдәләрне үтәү зарур.

Электр җиһазларын кулланганда:

-төзек җиһазлар,  төзек кабельләр генә файдаланырга;

-саклагычлар – предохранительләр урынына “жучоклар” куймаска: алар үткәргечләрне кыздырырга мөмкин;

-электр үткәргечләрне буяу белән буямаска һәм обой белән капламаска;

-ватык розеткалар, өзгечләр файдаланмагыз;

-өйдән чыгып киткәндә электр җиһазларының   сүндерелгән булуына инаныгыз һәм башкалар.

Мичләр белән бәйле саклык чаралары:

-алар төзек булырга тиеш;

-мич авызы алдында чаткы очкан очракка тимер табак кую зарур;

-мичләрне бензин,  солярка ише янучан материаллар белән кабызырга ярамый;

-мичтән чыккан күмерне, көлне су белән сүндереп куркынычсыз урынга куярга;

-төтен торбаларына чаткы тоткыч тимер челтәрләр куярга кирәк;

-мич өстендә  киемнәр, утын киптерү  тыела;

-мич белән стена арасында ут чыкмаслык куркынычсыз ара булырга тиеш;

Газ җиһазларын кулланганда да сак булу зарур.

Газның исе, төсе юк. Шуның өчен  газ бүлү  станцияләрендә  аңа ис чыгаручы махсус материал өстиләр. Инде өйдә, фатирда  мондый ис сизәсез икән:

-ут кабызмагыз, әгәр лампочка янып тора икән, аны сүндермәскә киңәш ителә. Чөнки өзгечне сүндереп-кабызганда  чаткы чыгып, газ шартларга мөмкин;

-зажигалка, шырпы,  шәм кабызмаска;

-газ кранын ябарга;

-тәрәзәләрне, форточкаларна ачып өйне җилләтергә кирәк;

-ис кимемәсә, кичекмәстән, “04” телефонына шалтыратып, газчыларны чакырырга;

-кирәк булган очракта,  өйдән, фатирдан чыгу һәм газ исе хакында күршеләрне кисәтү мөһим.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X