Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ВИЧ-инфекцияле 30 кеше яши

2000 нче елдан бирле безнең районда 47 кешенең ВИЧ-инфекция йоктыруы ачыкланган. Бүген андыйлар 30га калган, авыруларның кайберләре вафат булган, читкә күчеп китүчеләр дә бар.

Узган ел бу яктан имин узса да, быел тагын өч кешенең ВИЧ-инфекцияле булуы беленгән. Кечкенә генә район өчен мондый күрсәткеч чаң сугарга җитди сәбәп.

– ВИЧ-инфекция йоктыручылар елдан-ел күбәя, сезнең районда да күрсәткечләр бик яхшы түгел, - диде Әлмәттәге эпидемиологик бүлек мөдире Илдар Вилданов районның СПИДка каршы көрәш буенча ведомствоара комиссия утырышында. -Әлеге чирне кисәтү, конкрет план төзү, чаралар үткәрү, аңлату эшләрен көчәйтү мөһим.

Комиссия утырышында кат-кат әйтүләренчә, әлеге замана чире хакында мәктәп укучылары, яшүсмерләр шактый мәгълүматлы, ә менә, нигездә 30-60 яшьлекләр, олырак буын бу хакта белми, белергә дә теләми. Кайберәүләр диспансерлаштыру узудан баш тартып, үзенең, якыннарының, башкаларның да саулыгына куркыныч тудыра, зыян китерә.

Районда ВИЧ-инфекция йоктыручыларның 60 проценты ир-атлар, 40 проценты – хатын-кызлар. Аларның 80 проценты бу чирне җенси юл белән йоктырган.

Чирен яшергән – үлгән, диләр бит. Югыйсә район үзәк больницасында “аноним кабинет” та бар икән. Анда мөрәҗәгать итеп, табибларга күренергә, аннары дәваланырга да мөмкинлек туа. Әлеге чирне башлангыч чорында дәвалау ансатрак.

Читтән килүче-китүчеләр, элек таныш булмаганнар белән мөнәсәбәтләр урнаштырганда да игътибарлы, сак булырга, гомумән, саклану чараларын куллануны артык санамаска кирәк.

Ведомствоара комиссясенең төп бурычы – ВИЧ-инфекция йоктыручыларны булдырмау, кисәтү, аңлату эшләрен  даими алып бару, анализлау. Бу өлкәдә больница гына түгел, башка оешмалар да эшне нык көчәйтергә бурычлы.

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X