Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында урып-җыю кампаниясе хәвеф-хәтәрсез узарга тиеш

Районыбыз хуҗалыкларында игеннәрне урып-җыю эшләре башланды. Бу зур хезмәт, үстерелгәнне җыеп алу гына түгел, аны ут-күздән дә саклау мөһим.

Моның өчен, иген кырларына бары тик төзек һәм ныклы тикшерү узган, мае, ягулыгы агып-тамып йөрмәгән техника гына чыгарылырга тиеш. Районның янгын күзәтчелеге хезмәте белгечләре уракта катнаша торган кешеләр янгыннан саклану инструктажы узарга тиеш,  ә урып-җыю техникасы, автомашиналар янгын сүндергчләр (огнетушительләр) белән тәэмин тителгән булырга тиешләр, комбайннарда, тракторларда алар икешәр үк булырга тиеш. Алар таләбе буенча, техникада ике  очлы көрәк, ике себерке дә булуы шарт.

Янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча:

- иген кырларын суктырганда басу янәшәсендә сабан таккан трактор әзер булырга тиеш;

- салам, камыл яндыру катгый тыела;

- трактор, машиналар ачык капот белән эшләргә тиеш түгел;

- техника двигательләрен, өстен, узелларны тузаннар арындырып тору зарур;

- Кырдагы салам эскертләрен электр үткәргеч линияләрдән -15  метр, юллардан - 20 м, биналардан һәм корылмалардан 50 метр ераклыкта куелырга тиешлеген дә искәртәсем килә. Кырларда саламны һәм камылны яндыру, учаклар кабызу катгый рәвештә тыела, янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Андрей Фомин. -Ашлыкны киптергәндә, чистартканда, саклаганда да янгын куркынычы зур. ашлыкны саклау һәм эшкәртү урыннарындагы электр җиһазларын, челтәрен планлы төзекләндерүне үткәрүне, барлык биналарны да беренчел янгын сүндерү җиһазлары белән тәэмин итү зарур.

Тир түгеп үстергән игеннәребезне бәла-казасыз җыйнап алыйк!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев