Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешән районында урман хайваннары суга интегә

    Кызу көннәр белән бәйле, урман хайваннары, җәнлекләр су эзләп буаларга, елгаларга төшә икән. Урманнардагы булган су чыганаклары тәмам корыды, диләр урманчылар. Ут чыгу  куркынычы әле дә бик зур.

    Алтай, Якутия якларында урманнар януы, шактый кешенең йортсыз, каралты-курасыз калуы күпләребезне тетрәндерде. Әллә кайда түгел, үзебезнең күрше районнарда да урманнар януы хакында хәбәрләр килеп тора, шундый хәлләр шартларында район урманчылары ут бәла-казаларын булдырмас өчен тәүлек буе кизү оештырган.

    -Урманнарда искиткеч коры. Андагы чишмәләр, кечкенә инешләр кипкәнлектән, хайваннар, җәнлекләр дә интегә. Алар су эзләп ерак араларга китәргә мәҗбүр. Соңгы вакытта юл аша чыга торган хайваннарны машиналар бәрдерү очраклары ешаю шуның белән бәйле, - ди Чирмешән урманчылыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин. – Әйтик, без су эчәргә төшкән кыр кәҗәләрен  - косуляларны Түбән Чегодай буасында күрдек. Ярда кабан дуңгызлары эзләре дә бар.

    Мәгълүм булганча, уттан саклану максатында, урманнарга керү чикләнә. Моңа юл куймас өчен, урманчылар тәүлек буе кизү тору оештырганнар. Һәр көнне өч урманчылыкта дүртәр кеше дежурга чыга. Нефтьчеләр белән дә ут куркынычсызлыгы белән бәйле инструктажлар үткәрелгән.

    -Урманнарда яшен сугып та ут чыгуы бар. Шунлыктан күктә кара болыт күрендеме, шул якка барабыз, күзәтәбез, тикшерәбез. Кыскасы,  урманнарга керергә ярамый. Бу хакта даими хәбәр итеп торуның файдасымы, якташларыбыз безне тыңлый, рәхмәт, урманнарга керүчеләр юк, - ди  Алмаз Рифкать улы.

    Чирмешән районы 36 мең гектардан артык мәйданда урман байлыгына ия. Бүгенге корылык шартларында аны ут-күздән саклау – төп максат, зур җаваплылык.

    Реклама

    -Безне иң куркытканы - район чигендәге, ташландык кырлар янәшәсендәге ылыслы урманнар.  Урманасты Үтәмеш авылы ягында, Лениногорк районы белән чиктәш, аннан соң Самара өлкәсенең Каменный Брод ягындыгы ташландык, эшкәртелми торган кырлар янәшәсендәге урманнар аеруча борчылу уята, - ди районның баш урманчысы.

    Кырлар, коры үлән, салам янып, ут агачларга күчәргә мөмкин. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре урман янәшәсендәге кырларын, урман яныннан кимендә 1,5 метр киңлектә, сукалап чыгарга тиешләр. Монда “Сөлчә”, “БИО АГРО” җәмгыятьләрен, Девичья Полянадан “Якимов Н.С.” крестьян-фермер  хуҗалыгын үрнәк итеп куеп була. Тик, кызганыч, таләпләрне үтәмәүчеләр дә бар. Әлеге эшне башкарырга 15 сентябрьгә кадәр вакыт бирелгән, тыңламасалар – штраф.

    Урманнарда ут чыгу очрагына юлыкканда, райондагы бердәм диспетчерлык хезмәтенә, янгын сүндерүчеләргә – 112, 2-57-01 телефон номерларына, кесә телефоныннан – 101 номерын җыеп яисә район урман хуҗалыгына – 2-58-79 һәм төбәк диспетчерлык пунктына 8(800)100-94-00 яки 8(843)221-37-95 телефон номерлары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

    Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре дә ут бәла-казасы очрагына һәрвакыт әзер.

    -Без яз башыннан югары әзерлек режимында эшлибез. Урманнарда янгын очрагында  шәхси состав тәүлекнең теләсә кайсы вакытында элемтәдә булырга һәм  эшкә чыгарга, кирәксә, күрше районнарга да ярдәм итәргә әзер торырга тиеш, - ди әлеге часть начальнигы Фәрит Яруллин.

    фото: автор 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: