Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында модульле унберенче ФАП төзелә

Керкәле  авылында, мәчет бинасы янындагы урында яңа фельдшер акушерлык пункты төзелә. Модульле бинаның стеналары бастырылган, түбәсе ябылган. Бүген төзүчеләр эчке эшләр белән мәшгуль.

Бинага мөмкинлеге чикле гражданнар да җиңел керерлек итеп, каршылыксыз мохит ясала.  Әлеге сәламәтлек оешмасының тирә-юне төзекләндерелеп, койма белән дә тотып алыначак. Бу районда унберенче модульле фельдшер акушерлык пункты була. Районда барлыгы 34 авылда ФАП эшли.

-34 фельдшер акушерлык пунктының унберенчесе яңара. Түбән Кәминкә авылында модульле врачлык амбулаториясе төзелә, - ди район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина. - Начар хәлдәге ФАПлар бар әле районда. Кармыш һәм Түбән Кармалка авылларында да бөтен уңайлыклары булган сәламәтлек пункты төзетәсе иде, киләсе елда аларны республика программасына кертү нияте бар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X