Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә тагын бер аренда торагы төзелә

Юлчылар урамындагы бу объектны быел файдалануга тапшырырга тиешләр.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илдус Кәримов әйтүенчә, ел дәвамында район үзәгендә һәм  авылларда  республика программалары нигезендә, юллар ясалды, социаль объектлар: балалар бакчалары, мәктәпләр, су линияләре төзелде һәм аларга капиталь ремонт үткәрелде.

Районда биналарны төзекләндерүгә байтак акча каралган булган. Әйтик, Туймәттә һәм Югары Кәминкәдә балалар бакчалары, Лашманда авыл мәдәният йорты  яңа төс алды. Туймәттә авыл җирлеге бинасы да үзгәреш кичерде, быел Иске Үтәмеш авыл Советында эшләүчеләр дә “өй туе” үткәрделәр. Чирмешәндәге хакимият бинасында урнашкан архив бүлмәләре дә ремонтан соң яктырып, иркенәеп калган.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Чирмешән лицеенда, беренче Чирмешән, Лашман мәктәпләрендә һәм кадетлар мәктәп – интернатында  барлыгы 3 миллион 353 мең сумга өлешчә ремонт үткәрелгән һәм аерым фәннәр буенча кабинетлар ясалган. Туймәт авылында республика программасы кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Иске Үтәмештә инде файдалануга тапшырылган   универсаль спорт мәйданчыгы төзүгә 5 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

Районның инфраструктура бүлегеннән хәбәр итүләренчә, төрле авылларда: Чирмешәндә, Керкәледә, Күтәмәдә һәм Урманасты Үтәмештә  республика программасы буенча һәм дәүләт торак фонды аша арендага бирелә торган 33 аерым йорт төзелергә тиеш. Бүген аларның 17 се (Чирмешәндә – 6, Керкәледә – 9) файдалануга тапшырылган. Чирмешәндә былтыр арендага бирү өчен  тагын бер 16 квартиралы йорт  төзи башладылар.

Капиталь ремонт программасы нигезендә, район үзәгендәге Дзержинский урамындагы 39 “А”  күп фатирлы йортта  2 миллион 342 мең сумга эш башкарылды: монда түбәне алмаштырдылар, су челтәрләрен яңарттылар, подъездны ремонтладылар.

Югары Чегодай авылында буа ремонтына 9 миллион 600 мең сум акча тотылган. Мөһим бу объектта 2018 елда, былтыр да байтак хезмәт куелган. Иске Котыш авылында  2018 елны бер гидротехник корылманы үзгәртеп кордылар, 2019да  исә инде икенчесен  ремонтлауга 3 миллион 714 мең сум акча бирелгән булган. Былтыр Чирмешәндәге күл тирәсен үз эченә алган парк территориясенә дә төзүчеләр килде, монда 11 миллион сумга якын акчага эш күләме башкарылган.

-Халыкны чиста су белән тәэмин итүне яхшырту юнәлешендә дә 2019 елда эш уңышлы  дәвам итте. Түбән Чегодай, Сосновка һәм Чирмешән авылларында бу өлкәдә билгеле күләмдә хезмәт куелган. Шулай ук 15 километрга  якын арада, төрле участокларда, юл ремонты да үткәрелде, - ди инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов.

2020 нче елда да районыбызның байтак авылларына төзүчеләр киләчәк. Ивашкинода  авыл җирлеге Советы өчен -административ бина, Югары Кәминкәдә фельдшер-акушерлык пункты төзү, Күтәмәдә, Бәркәтәдә һәм Светлогорскида яңа мәдәният йортлары төзү күздә тотыла. Иске Котышта - авыл мәдәният йортын,Чирмешәндә “Ландыш” балалар бакчасын төзекләндерергә ниятлиләр. Болардан тыш федераль программасы кысаларында Югары һәм Түбән Чегодай авылларында башлангыч мәктәп өчен бина, ә Иске Элмәледә балалар бакчасы төзергә планлаштыралар. 

Болардан тыш халыкны чиста су белән тәэмин итү юнәлешендә программа гамәлдә, ул быел  да дәвам итәчәк, диләр инфраструктура үсеше бүлегендә. 2020 елда районда торак пункталрда юл-урам челтәрләрен норматив хәлгә китерү буенча  50 миллион сумга эш күләме башкару планлаштырыла. Бу акчага Утыз Имән, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә, Девичья Поляна, Чирмешән, Сосновка, Түбән Кәминкә, Әккәрәй, Лагерка авылларының кайбер урамнарын ремонтлау яисә таш түшәп шомарту каралган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев