Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында төлкеләр күбәйгән

1 гыйнвардан 27 февральгә кадәр аучылар кышкы маршрут буенча җәнлекләрнең, хайваннарның исәбен алды. Соңгы биш елда районда кыр кәҗәләре (косуля) нык үрчегән, аларны юл буйларында да очратырга мөмкин. Урманнарыбызда пошилар саны да арткан.

Урамда яз, табигать уяна. Җәнлекләргә, хайваннарга  һәм кошларга ау сезоны тәмамланды. Аларның оя кору, бала чыгару, үрчү чорлары җитә.

Безнең район территориясендә пошилар, кабан дуңгызлары, бурсыклар, байбаклар, сусарлар, төлкеләр, кыр һәм урман куяннары, көртлек һәм суерлар очратырга була.

-Республикада байбаклар (сурок) кимүе сәбәпле, 2019 елдан 2022 елга кадәр аларны аулау тыела, - ди ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының район буенча бүлеге начальнигы Фәрит Мәгъсүмов. -  Урман куяннары (беляк) безнең районда күренгәләсә дә, республикада нык азайган, шуның өчен 2018 елда алар Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелде. Шулай ук көртлекләр (тетеревь) дә азайган,  бездә алар 100 тирәсе генә, суерлар (глухарь) бөтенләй сирәк очрый –  унлап кына.

Төлкеләрнең авылларга килүе, юлларда йөрүләре турында зар белдерүчеләр бар. Шуңа, аларның санын тәртиптә тоту өчен, район территориясендә аучылардан махсус өч бригада оештырылган. Алар тиешле рөхсәт язуы нигезендә эшлиләр.

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев