Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Кармыш авылында тимурчылар Өммегөлсем әбинең карын көрәгән

Шәфкатьлелек, олыларга ярдәм итү һәм изгелек кылу саваплы эш. Шуны истә тотып, район мәктәпләрендә тимурчылык отрядлары торгызылды.

Бу эштә 2 нче Чирмешән мәктәбе, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты, Кармыш, Иске Элмәле, Яңа Элмәле, Ульяновка, Иске Үтәмеш укучылары бик актив.

Иске Үтәмеш мәктәбеннән алынган мәгълүматлар буенча, биредә  җиде тимурчылык отряды эшли. Һәр сыйныфка ялгыз яшәүче, берәр әби яки бабай беркетелгән. Балалар кар яуганда аларның өй тирәләрен кардан чистарталар, йорт эшләрендә булышалар. Өлкәннәр аралашуга да мохтаҗ, алар укучыларның килүен көтеп алалар.

Ульяновка мәктәбенең тимурчылык отрядлары атна саен диярлек ялгыз өлкәннәргә йорт эшләрендә булышалар, кышын кар көрәсәләр, яз, көз айларында бакча эшләрендә ярдәм итәләр. Әйтик, 5 сыйныф укучылары өлкән яшьтәге Римма Дютинага, 6 сыйныфлар Елена Волковага шефлык итәләр.

Кармыш авылыннан Өммегөлсем әби Вафина ялгызы яши, аңа мәктәпнең 8 сыйныф укучылары даими булышалар.  Укучылар аның карын да көри, башка эшләрдә дә ярдәм күрсәтәләр. Өммегөлсем әби балаларны изге теләкләр теләп озатып кала. Бу мәктәптә барлыгы 6 тимурчылык отряды эшли, 6-9 сыйныф укучылары үзләре шефлыкка алган өлкәннәргә даими булышып торалар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев