Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында террорчылыкка каршы комиссия утырышында балалар һәм яшьләр иминлеге турында сөйләштеләр

Казан шәһәрендәге 175 нче мәктәптә булган гадәттән тыш хәлдән соң мәктәпләрдәге иминлекне саклау бурычы тагын да кискенләште. Билгеле, гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта һәркем югалып кала. Шулай да саклык чаралары күрү артык түгел.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтүләренчә, белем йортларында, спорт объектларында террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен булдырмый калу өчен конкрет профилактик чаралар эшләү мөһим.

Республикада гадәттән тыш хәл булганның икенче көнендә үк прокуратура районның барлык мәктәпләрендә дә тикшерү уздырган. Райондагы 30 мәктәпнең икесендә күзәтү камералары бөтенләй юк икән, ул булган очракта да күбесендә язмалар сакланмый. Кагыйдә буенча алар 30 тәүлек сакланырга тиеш.

Район мәгариф бүлеге җитәкчесе чыгышыннан ачыкланганча, мәктәпләрдә хәбәр бирү җайланмаларында (оповещение) юк икән. Сакчы постлары булдыру да кирәк.

Район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин белем йортларында террорчылыкка каршы чаралар белән тәэмин итү өчен ничек тә акча табарга кирәклеген әйтте, бу юнәлештә эшне зур мәктәпләрдән башларга кирәклеген дә билгеләп үтте.

Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмен уздырганда да барлык саклык чараларын үтәү зарур. Алда бердәм дәүләт имтиханнары. Сынау вакытында имтихан кабул итү пунктында (ул быел да Лашман урта мәктәбе базасында уза) террорчылыкка каршы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү инструкция буенча башкарылырга тиеш.

“Кояшлы” ял лагеренда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, полиция хезмәткәрләре тарафыннан даими тикшерүләр үткәрергә кирәклеге дә ассызыкланды утырышта.

Оешмалар җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, җаваплы белгечләр катнашындагы әлеге чарада чыгыш ясаучылар байтак булды.

Мәктәпләргә, мәктәпкәчә белем бирү, мәдәният учреждениеләренә куркынычсызлык паспортларын тәртипкә китерергә куштылар. Гомумән алганда, укучыларның һәм район яшьләренең укуларын һәм ялларын куркынычсыз итәргә кирәк.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев