Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ташламага ия 805 кеше даруларны бушлай ала

Ташламага ия инвалидлар 2021 елда социаль пакетмы яки акчамы алуларын якын көннәрдә үк хәл итәргә тиешләр.

Әгәр социаль пакет алу хокукы беренче тапкыр бирелсә яки  гражданин социаль пакет алу ысулын үзгәртергә уйласа,  1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалануны яңартуны сорап гариза язарга кирәк. Гаризаны күп функцияле үзәккә, пенсия фондының райондагы клиент хезмәтенә барып, яки дәүләт порталы аша да язып була.

-1 сентябрьгә районда ташламага ия гражданнарның 805е социаль пакеттан файдалана, ягъни алар компенсациядән баш тартты, рецепт буенча даруларны бушлай ала. Мин социаль пакеттан баш тартмаска киңәш итәм,  - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина.

Социаль пакет ул:

-социаль хезмәтләр җыелмасы, аның гомуми суммасы 1155 сум 6 тиен. Бу, беренче чиратта, рецепт буенча бушлай дарулар алу (айга 889 сум 66 тиен);

 -санатор дәвалану – 137 сум 63 тиен;

-тимер юл транспортында йөрү – моңа 127 сум 77 тиен каралган.

Әлеге уңайдан кирәкле мәгълүматны алу һәм кабул ителүгә язылу өчен 074 яки 8(84396) 074 11 телефон номерлары буенча шалтыратырга мөмкин.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев