Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын ике предприятие үз продукциясен махсус тамга белән чыгара башлый

Райондагы тагын ике оешма үз продукциясен махсус тамга - ТАССРның 100 еллыгы логотибы белән сатуга чыгара башлый.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, тантаналы шартларда, Лашман авылындагы сугым цехы һәм район үзәгендәге җәмәгать туклануы предприятиесе җитәкчеләренә моңа рөхсәт бирүче сертификатлар тапшырды.

- Безгә ышаныч белдереп, бу тамганы бавырсакларга бирделәр. Сертификат, махсус тамга Чирмешән бавырсагы буларак танылган продукциябезнең дәрәҗәсен тагын да арттырыр дип уйлыйбыз, - ди район үзәк ашханәсе директоры Эльмира Галимова. - Киләчәктә кондитер цехыбызда әзерләнүче чикләвек пирогы, баллы торт һәм токмачка да шул тамганы куясы килә.

Ашханәнең кондитер цехында көнгә уртача 10 килограмм бавырсак пешерелә. Аны заказ буенча туйларга, төрле тантаналарга да пешерәләр, күрше Шентала станциясеннән дә еш заказ бирәләр. Соңгы вакытларда пешерә башлаган баллы тортка да сорау арткан, чикләвек пирогы да аларның “коронный” продукциясе булып тора. Биредә башка камыр ризыклары да пешерәләр. Аларны район үзәгендә генә түгел, авылларда да бик теләп алалар. Цехта 4 кеше хезмәт куя.

- Бу сертификатны алуыбызга мин дә бик шатландым, моны безнең сугым цехына ышаныч белдерү дип кабул иттем, - ди цех начальнигы Альфрит Хәйрисламов. – Без моны акларга тырышабыз. Хәзер продукцияләребездәге үзебезнең эмблема янында ТАССРның 100 еллыгы билгесе дә урын алачак. Коронавирус пандемиясе белән бәйле, ашханәләр, кафелар эшләрен туктаткач, иткә сорау кимеде. Бу чорда без ярымфабрикатлар әзерләүгә өстенлек бирдек.

Биредә 15 төрле продукция  чыгарыла, 11 кеше хезмәт куя. Тәүлеккә 200-300 килограммлап пилмән, мантый, голубцы, койка (холодец) кебек ярымфабрикатлар, бер тонна ит җитештерелә. Сугым цехы эшләнмәләренә районда гына түгел, Әлмәт, Бөгелмә, Казан, Түбән Кама кебек шәһәрләрдә дә сорау бар. Җитештерүчеләр аларны заказ буенча үзләре илтеп бирә.

Юбилей эмблемасына сертификатны моңа кадәр районда “Багетный” авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативына бирделәр.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев