Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында тагын бер кеше мошенниклар корбаны булган

Мошенниклар халыкны алдауның гел яңа формаларын уйлап тапса да, бу чирмешәнлене «тапталган» алым буенча «төп башына утыртканнар» - банк картасыннан 29 мең сум акчасын урлаганнар.

Чирмешәндә яшәүче урта яшьләрдәге бер хатын-кызның кесә телефонына шалтыратучы үзен Сбербанк хезмәткәре итеп таныштыра һәм аның картасыннан мошенниклар акча урларга  җыенуы хакында әйтә. Моны булдырмый калу өчен ярдәм тәкъдим итә – яңа счет ачарга һәм акчаларны шунда күчерергә мөмкин, ди. Моның өчен клиентның карта мәгълүматларын  һәм телефонына килгән парольне әйтүен сорый. Акчадан “колак кагу” куркынычына ышанган хатын-кыз барын да әйтеп бирә. Кесә телефонына, банк операторыннан “Сезнең счеттан акча күчерелде” дигән SMS килгәч кенә эшнең нидә булуын аңлап ала якташыбыз.

-Хәтерегезгә сеңдерегез: банк хезмәткәрләре бер вакытта да клиентларына шалтыратып аларның карталары, исәп-хисап счетлары турында мәгълүмат сорамый, - ди район полиция бүлеге начальнигы урынбасары Хәлил Шарапов. - Каракларлар эзләрен бик яхшы яшерә, мондый җинаятьләрнең уннан берсе генә ачыла. Быел гына да 11 райондашыбыз мошенниклардан зыян күрде.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев