Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сулыкларда боз ышанычлы түгел әле

Кышкы суыклар килү белән сулыклар боз белән каплана, тик беренче боз бик ышанычсыз. Кайбер кешеләр сулыкларда саклык чараларын үтәмичә, тормышларын куркыныч астына куялар.

Юка бозга керүчеләргә штраф та каралган. Тик онытмагыз, кеше гомерен бернинди штраф та кире кайтара алмый.

Караңгыда һәм күз күреме начар вакытта боз өстенә кермәү хәерле. Боз өстеннән чыкканда шикле урыннарны әйләнеп үтәргә кирәк. Бигрәк тә агым көчле, чишмә чыгучы, куаклар, үләннәр боз өстеннән чыгып торучы, чишмә агып төшүче урыннар куркыныч.

Бозның ныклыгын аяк белән тибеп тикшерергә ярамый. Утын пүләне яки чаңгы таягы белән нык итеп сукканда аз гына су чыкса да - боз юка дигән сүз, анда керергә кирәкми.

Калынлыгы 7 сантиметрдан ким булган боз өстеннән йөрергә, 12 сантиметрдан кимрәк чакта тимераякта шуарга ярамый. Боз аша төркемләп чыкканда 5-6 метр ара калдырып, алдагы иптәшеңә ярдәмгә әзер булып барырга, үзең белән 15-20 метрлы җеп алырга кирәк. Аның бер башында төен, икенчесендә 400-500 грамм авырлыктагы әйбер булырга тиеш. Йөкне чанада яки бозга ышкылу мәйданы күбрәк булган җайланмада күчереп йөрү куркынычсызрак.

Балык тотканда бер тирәдә күпләп бәке тишү, боз өстендә сикерү, йөгерү, күпләп җыелу шулай ук аяныч тәмамланырга мөмкин. Һәр балыкчыга коткару чараларын үзе белән йөртү киңәш ителә.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев