Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында сугыш ветераннары унау гына калдылар

Тиздән Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Арабызда бу сугышны үз җилкәләрендә татыган, аның бар авырлыкларын кичергән ветераннарыбыз бик аз калды – районда нибары 10 кеше.

Ульяновка авылында яшәүче Константин Васильев ветераннар арасында иң өлкәне, аңа быел 5 октябрьдә 100 яшь тулачак. 1937нче елны Аксубай педагогия училищесын тәмамлаган егет Яңа Элмәле мәктәбендә эшли башлый. Украинада элемтәче булып хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башланган. Якташыбызга аяусыз сугышларда катнашырга туры килә. Ул Җиңүне Берлинда каршылый. Сугыштан соң озак еллар укытучы булып эшләгән.

Чирмешәндә гомер итүче Георгий Гришанин – Чирмешән авыл җирлегенең иң өлкән кешесе, ул 1918нче елның 24 ноябрендә туган. Немецларда әсирлек ачысын да татыган, сугыштан соң тракторчы, механик, тегермәнче булып эшләгән якташыбыз бүген кызы тәрбиясендә яши.

Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Чупахин Чирмешәндә туып үсә. Фронтка 18 яшендә, 1943нче елны китә. Аңа Курск-Орел дугасындагы аяусыз бәрелешләрдә катнашырга туры килгән. Киевны азат иткәндә авыр яралана. Госпитальдән соң аны өенә җибәрәләр. Сугыштан соң 43 ел бухгалтер булып эшли.

Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшин –Александр Васильевичның яшьтәше, 1925нче елгы, аларның хәтта туган көннәре дә бер айга - мартка туры килә. Габдулла абый 17 яшендә үк фронтка китә. Брянск, Орел, Смоленск өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссия-дә барган сугышларның берсендә каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Аны 1945нче елның май аенда совет гаскәрләре азат итә. 1950нче елны туган ягына кайта һәм гомере буе “Сельхозтехника” оешмасында эшли.

Керкәләдән, быел 93 яшен тутырачак, Шәһит Фәттахов 1943нче елда сугышка китә. Көнбатыш фронтка эләгә. Белоруссиянең Гомель, Минск шәһәрләрен дошманнан азат итүдә катнаша. Сугыштан соң 37 ел район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куя.

Аның авылдашы Рәүф Билаловны армиягә 1944нче елны алалар. Ул 1951нче елга кадәр Литва республикасында укчы полк составында хезмәт итә.

1943нче елда армиягә алынган Габделхак Жиһаншин элемтәче була. Аңа Карелия фронтында, Эстония, Литва территориясендәге бәрелешләрдә катнашырга туры килә. Дан ордены һәм «Батырлык өчен», «Германияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнгән. Сугыштан соң гомере буе колхозда хезмәт куя. Бүген Югары Чегодай авылында яши.

17 яшьтән сугышка киткән Александр Мордвинов – бүген Түбән Кармалкада яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны. Әлеге фронтовик - икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры, «Германияне җиңгән өчен», «Жуков» медальләре иясе.

Әккәрәйдән Павел Борисов хәрби хезмәткә 1944нче елның декабрендә алына. Яшь солдатларны Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Гомере буе колхозда хезмәт куя. Ленин ордены белән бүләкләнгән.

Чирмешәндә яшәүче Александр Белоногов тумышы белән Акташ районыннан. Аңа дүртенче класстан соң укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. 17 яше тулу белән, 1944 елда армия сафларына алалар. Яшь егетләрне Ерак Көнчыгышка, Кореяга озатканнар. Александар хәрби курслар узгач зенит артиллериясе разведчигы белгечлеге ала, 1945 елга кадәр Кореяда хезмәт итә. Япония белән сугыш тәмамлангач, Владивостокта, соңрак Сахалинда була, барлыгы алты ел да алты ай солдат формасы кия. Пенсиягә чыкканчы райсоюзда машина йөртүче булып эшли, соңрак нефтьчеләрдә каравылда тора.

cheremshan.tatarstan.ru фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән