Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында суган йолкый башлаганнар

Түбән Кәминкәдә орлык суганын ала башлаганнар. Гадәттә, әлеге авыл халкы бу эшкә беренчеләрдән булып керешә.

Авылда суган үстерү белән шөгыльләнүче гаиләләр күп.  Элек халык күбрәк эре суган үстерсә, соңгы елларда орлык суганына өстенлек бирә.

Минсылу Закированы да тәҗрибәле суган үстерүче дип була. Элек алар әлеге яшелчәне тонналап саткан булса, бүген, нигездә, орлык суганын үстерү белән шөгыльләнә.

-Быел суганга иртәрәк төштек , - ди Минсылу апа. – Сабакларында сыекча да калмаган, кабыклары да саргайган. Хәзер инде эре суганны күп үстермибез, аңа сорау юк. Бакчада орлык суганы күбрәк. Аны 24 апрель көнне утырткан идек. Салат (кызыл) суганы да үстерә башладык, аны да еш сорыйлар. Быел яңгырлар да күп яуды, җылы да булды, шунлыктан ул иртәрәк өлгерде. Орлык суганын бәйләп, ышык урында киптерәбез, август азагында, сабаклары кипкәч, кояшлы көнне өйгә кертәбез. Шулай кыш чыга, яз көне инде сатабыз, орлык суганын яхшы алалар.

 Минсылу Закирова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев