Чирмешән районында сайлаучыларның күпчелеге тавыш бирде дә
Чирмешән районында Россия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларда, 17, 18 сентябрьдә үк, 9552 сайлаучы, ягъни исемлеккә кертелгәннәрнең 67 проценты тавыш бирде.
-Әккәрәйдә, Туймәттә, Мордва Афонькәсендә, Кара Чишмәдә әлеге күрсәткеч 80-84 процент. Андреевкада, Кармышта, Ивашкинода, Бәркәтәдә, Югары Кәминкәдә, Түбән Кәминкәдә дә сайлаучылар бик актив, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - Сайлауларда закон бозулар турында шикаятьләр юк.
Бүген, 19 сентябрьдә, сайлау участоклары иртәнге сәгать 8 дән кичке 8 гә кадәр ачык булачак.
фото Марат Гумәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев