Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Безнең районда

Чирмешән районында Сабантуй вакытында иминлекне тәэмин итү турында кайгырталар

12, 13 июньдә район үзәгендә һәм авылларда татар халкының Сабантуй милли бәйрәме узачак. Шуның белән бәйле, бәйрәм узучы мәйдан аның янындагы, халык күп җыелучы урыннарга, трибуналарга аеруча зур игътибар бирергә кирәк.

-Уяулык мөһим, барысын да яхшылап тикшерергә, тормыш тәэмин итүче хезмәтләргә гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга кирәк, - диде муниципаль район башлыгы, террорчылыкка каршы һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр рәисе Фердинат Дәүләтшин, әлеге комиссияләрнең уртак утырышында.

Сабантуйга әзерлек һәм аны үткәрү вакытында террорчылык гамәлләрен булдырмау, кисәтү уңаеннан кайсы оешманың нишләргә тиешлеге утырыш карарында язылды.

Кешеләр иминлеген тәэмин итү, террорчылык актларын кисәтү буенча тиешле чаралар күрү зарур. Шикле кешеләр, шикле предметлар күренде икән, полициягә шалтырату хәерле. Җаваплы кешеләр белән өстәмә инструктаж үткәрү, дежур торуны оештыру, янгын куркынычсызлыгы буенча һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәү мөһим.

Утырышта сәламәт яшәү рәвешендә формалаштыру һәм халык арасында үз-үзеңә кул салуларны кисәтү, районда алкоголь продукциясе сатудагы вәзгыять, легаль булмаган спиртлы эчемлекләр җитештерү, сату, самогон ясап акча эшләүчеләргә карата административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту чаралары буенча эшчәнлек хакында да чыгышлар тыңланды, һәр мәсьәлә буенча карарлар кабул ителде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев