Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында коронавирустан вакцина ясатучылар арта

Район үзәк больницасына короновируска каршы 140 комплект вакцина кайтты. Бүгенге көнгә 35 кеше вакцинацияләнгән. Шуларның 14се инде икенче этапны да узган, аларга вакцинаның икенче комплекты да кертелгән.

Вакцинацияләнүчеләрнең 17се - медицина хезмәткәрләре, мәгариф тармагында эшләүче - биш һәм шул кадәр үк социаль хезмәткәр дә  әлеге уколны кадаткан. Вакцина ясатучылар арасында коммуналь хезмәткәрләр, волонтерлар да бар. 60 яшьтән узган бер якташыбыз да коронавирустан саклануның шушы ысулын сайлаган.

Вакцинацияләнергә теләүчегә 18 яше тулган булу, соңгы алты айда COVID-19 белән авырмаган һәм вакцина ясаган вакытка ОРВИ белән авыруына 14 көн узган булу, җитди хроник авыруы һәм аллергик реакциясе, авырлы булмавы һәм баласына күкрәк сөте имезмәве мөһим.

Прививка ясату өчен район үзәк больницасының регистратурасына  мөрәҗәгать итәргә яки 8(84396) 2-52-54 телефоны буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Бу эшне дәүләт порталы аша да башкарырга була.

Вакцина ясату алдыннан пациентны терапевт тикшерә, ул рөхсәт итсә, прививка ясату кабинетына юллый.

-Бүген икенче вакцинаны ясатам, беренче этапны декабрь ахырында үттем, - ди район үзәк больницасының медицина статистигы Гүзәлия Гатина. – Гадәти прививкалардагы кебек, өч көн җиңелчә тән “ватылу” сизелде. Мин гриппка каршы да һәр елны укол ясатам, бу сезонда да кадаткан идем.

Гүзәлия медицина  битлеге киеп йөргән, кулларын да даими юган. Больницада эшләсә дә, коронавирус белән авырмаган. Вакцина ясатса да, саклык чаралары күрә.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X