Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында халык җыеннарына килүчеләрнең гозерләре җавапсыз калмас кебек

Җыеннарда халкыбыз үз авылы проблемаларын гына түгел, ә районның барлык халкын борчыган мәсьләләрне дә кузгаталар. Лашманда узган җыенда, әйтик, район үзәк больницасында йогышлы авырулар бүлеген яңадан ачарга дигән тәкъдим булды. Томография тикшерүе җиһазы алып булмыймы икән, дип тә кызыксыналар.

Коронавирус, үпкә ялкынсынуы авыруы белән бәйле, Әлмәт шәһәре юлларын аеруча еш таптаган, аннан-моннан машина табып, яллап больницаларга йөргән якташларыбыз Лашман авылы пенсионеры Миндар Борһановның әлеге тәкъдим-сорауларын бик урынлы дип табар.

Лашманлылар Чирмешәннең Титов урамындагы тукталыш павильоны җәяүлеләр өчен ышыкланырлык түгел, аның кар, яңгыр, җилдән бернинди файдасы юк, диләр. Ә үз авылларында, Зур кибет янындагы павильон исә бөтенләй тискәре якта, китү уңаенда түгел, кайту ягында тора икән. Район җитәкчелеге юлда еш йөрүче пассажирларның әлеге үтенечләрен быел ук уңайга хәл итәргә ышандырды. Лашманда үткәргечләрдән килә торган газның сыйфатына дәгъва белдерүчеләр бар.

Әмир авылы картлары урамдагы тыкрыкларны бераз яктыртып булмасмы, дип өметләнә. Лашманга Чирмешән ягыннан керү юлындагы борылыштан Әмир янындагы тукталыш арасында баганалар куеп, яктырткычлар кирәклеге дә – җыенда әйтелгән үтенеч.

-Әмирлеләрне, әлбәттә, буа ремонты мәсьәләсе дә кызыксындыра. Бу эш программага кергән иде, коронавирус белән бәйле хәлләр аркасында гына тукталып калды һәм 2021 елга кичектерелгән иде. Бу хакта район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшинның да исенә төшердек, ул да проблеманы контрольдә тотуын әйтте, быел, ничек булса да, әлеге эшне башкарырга өметләндерде, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

Ивашкино авыл җирлегендәге җыенда Әккәрәй авылы урамнарында хуҗасы этләр, төлкеләр күбәюеннән зар белдерделәр. Алар белән көрәшергә дә, шул ук вакытта законны да бозмаска кирәк. Белүебезчә, бу проблема бер Әккәрәй авылЫ халкын гына борчымый. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә районда бу юнәлештә конкрет эш башланды, төлкеләрне аулыйлар.

Ивашкино авыл җирлеге башлыгы Николай Емельянов әйтүенчә, быел Ивашино авылында Беренча Май урамына 800 метр арада юлны федераль акча хисабына рәтләп, вак таш түшәү планлаштырыла. Ә Әккәрәйдә халыктан җыелган үзсалым акчасына, авылның төньягында, фермалар ягындагы су башнясын ремонтламакчылар, башня бик тузган, ди. Үзсалым дигәннән, быел бу җирлектә аны җан башыннан 500 сумнан җыелырга килешкәннәр. Ивашкинодагы Заречная һәм Школьная урамнарын тоташтыручы тузган күперне дә шул күмәк акчаларга ремонтламакчылар.

Түбән Кармалка авыл җирлегенә өч авыл: Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Чумачка авыллары керә. Бик кызгынч хәл: узган елда өч авылга бер бала да тумаган, ә үлүчеләр – 12ү(!)

Җыенда Чумачка халкы юл проблемасын күтәрә. Авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин әйтүенчә, быелга мондагы өч урамны 400 метр озынлыктагы тыкрык аша вак таш өслекле юл белән тоташтыру күздә тотыла. Республика бирәчәк акчага.

Чумачка авылы зиратын, бер ягының тирәсен тотып алу зарур. Бу эшне үзсалым акчасына быел башкарырга планлаштырганнар. Сүз уңаеннан, 2021 елда бу җирлектә үзсалым акчасын кеше башыннан 500 сум исәбеннән җыялар.

Түбән Кармалкада да юллар мәсьәләсен кузгаталар. Ленин урамы юлының калган ярты өлешен рәтләү өчен район, республика ярдәме кирәк.

Югары Кармалкада Совет һәм Ленин урамнарын тоташтыручы күпер тузган, ремонтламыйча булмый. Быелга аны үз көчләре белән рәтләп куймакчылар. Совет урамындагы чишмә тирәсен төзекләндерү зарур.

-Аның суы бик кызу елларда да кимеми, кипми. Бик кадерле су чыганагы, ди авыл җирлеге башлыгы.

Юллар, юллар... Монда да урам юлларының яхшыруына өметләнәләр.

Шешминка авылында газета-журнал таратырга кеше калмаган. Хат ташучы эштән киткән икән. Почта бүлеге бинасына ремонт та кирәк, салкын. Бүген монда төп проблема шул әле.

Шешминкалылар быел авыл кырыендагы “Двенадцать ключей” чишмәсен төзекләндермәкчеләр.

-Моны халык, бигрәк тә әбиләр сорый. Нефтьчеләр булышмасмы, дибез, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.- Юллар проблемасы бездә дә бар. Беренче чиратта 1 километр озынлыктагы Бертуган Бочкаревлар урамы юлын яхшыртасы иде. Мәктәбебезнең 1985 елда төзелгән бинасы тузган. Анда капиталь ремонт таләп ителә. Җыенда район җитәкчелегенә әлеге гозеребезне дә әйттек.

фото: cheremshan.tatarstan.ru 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев