Чирмешән районында халык санын исәпкә алдылар
Соңгы 20 елда Бәркәтәдә буш йортлар саны нык арткан. Сан алуда күп тапкыр катнашкан, Бәркәтәдә яшәүче Әлфинур Шәйхатдарова быелгы кампаниянең үзенчәлекләрен билгеләп үтте.
- Дөрес, быел эшләргә җайлырак булды. Беренчедән, планшетлар булу сан алуны күпкә җиңеләйтте, икенчедән, кайберәүләр дәүләт хезмәтләре аша мәгълүматларны үзләре тутырдылар. Форсаттан файдаланып, авылдашларыма рәхмәт әйтәсе килә, алардан бер начар сүз ишетмәдем, әлеге эшебезне аңлап кабул иттеләр. Шунысы аяныч, 20 ел элек авылыбызда бу кадәр буш йорт юк иде, - диде Әлфинур Вәлихаммәт кызы. – Аеруча быел үлем – китем күп булды. Хуҗасыз калган йортлар саны тагын да артты.
Бер айга сузылган халык санын алу кампаниясе тәмамланып килә, нәтиҗәләрне көтәсе генә кала. Быелгы җанисәп коронавируслы катлаулы шартларда узуы һәм беренче тапкыр анда электрон рәвештә катнашу мөмкинлеге булу белән истә калыр.
Мөгаен, бу хакта сан алучы булып биш тапкыр катнашкан, Әккәрәй авылында яшәүче Лидия Квакова да яхшырак беләдер.
-Беренче тапкыр халык санын алуда 2020нче елны катнаштым, - диде 20 елдан күбрәк мәдәният өлкәсендә эшләүче Лидия Дмитриевна. – 20 ел элек без кәгазь бланкларны гельле ручкалар белән тутырдык. Бер шакмакка бер хәреф яисә бер сан куярга ярый. Еш кына хата да китә. Бер хуҗалыкка керсәң, берәр сәгатьсез чыгып булмый иде, ярый гаиләдә бер-ике генә кеше булса, ә бит ул вакытта йорт саен 5-6 бала, һәрберсенә бланк тутырырга кирәкте. Кич белән кайтып, көнозын тупланган мәгълүматларны махсус журналга да кертергә кирәк. Сан алучыларның эше бик мәшәкатьле иде, бер ай вакыт та җитмәскә мөмкин. 2010нчы елны һаман да шул кәгазь бланкларга язарга туры килде, әмма инде, тәртибен белгәч, ансатрак булды.
Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу чарасы да ун елга бер тапкыр оештырыла. Якташыбыз бу масштаблы кампаниядән дә читтә калмый, кабат йорттан йортка йөреп чыга.
-Быел, гомумән, эшләргә бик җиңел иде, миңа, хәтта, ошады да. Барлык мәгълүматны планшетка тутыра бардык, - дип дәвам итте сүзен якташыбыз. – Шуңа да игътибар иттем, сораулар гел үк бер, анкетада үзгәреш юк диярлек, 2002 нче елдагы кебек үк. Авыл халкы, рәхмәт, гел ачык йөз белән каршы алдылар, бер проблема булмады. Кайберәүләр:”Кайчан безгә киләсең? Нишләп һаман килмисең?”- дип тә шалтыраттылар. Кайберәүләр, дәүләт хезмәтләре порталында электрон кәгазьләрне үзләре тутырдылар. Шунысы да сөендерә, 20 елда бездә халык саны әллә ни үзгәрмәгән. Дөрес, азайган, әмма, мин уйлаганча, бик үк күпкә түгел. Шулай да авылда өлкәннәр күбрәк, яшьләр калмый. Әккәрәйдә пропискада торып, үзләре шәһәрдә яшәүчеләр дә байтак.
Сер түгел, бүген чуваш авылларында да күбрәк рус теле яңгырый, аеруча балалар, яшьләр туган телдә сөйләшергә читенсенәләр. Лидия Дмитриевна белән бу хакта да фикер алыштык.
-Русча сөйләшсәләр дә, авылда барысы да милләтләрен дә, туган телләрен дә – чуваш, дип күрсәттеләр, - диде ул.
Чирмешәндә яшәүче Энже Ганиева, Кара Чишмәдән Гөлсирин Халикова, Чирмешәннән Людмила Малешина, Рагия Нурхаммәтова, Елена Малинникова, Ирина Петрякова, Урманасты Үтәмештән Фәридә Имаметдинова, Лашманнан Рокыя Гатауллина, Мөслимә Садыйкова, Югары Кәминкәдән Гөлназ Мөхсиновалар да сан алу кампанисендә бер тапкыр гына катнашмаганнар, әлеге кирәк һәм җаваплы эшкә бые да үз өлешләрен керткәннәр.
фото: Лидия Квакова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев