Чирмешән районында каравылчы үзенә ышандырган бөртекне урлаган
Бу хәл узган елның ноябрь аенда була. Түбән Кармалка авылында яшәүче һәм “ЧИРМЕШӘНАГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ” җәмгыятендә каравылчы ир-егет үзе эшләгән хуҗалыктан өч капчык солы урлаган.
Бу гамәлне үзе генә башкармаган, ярдәмгә Югары Кармалка авылында яшәүче туганының улын да чакырган. Кичке мәлне алар бөртек саклана торган ферма территориясенә керәләр һәм өч капчык солыны машинага салып, алып чыгалар. 100 килограммга якын бөртекне якташыбыз үзенең дуңгызларына ашатырга ниятләгән булган. Әмма, без, бу очракта солы, капчыкта ятмый шул, бурларның эзенә бик тиз төшәләр.
Суд барышында, хөкем ителүчеләр үз гаепләрен тулысынча таныганнар. Хуҗалыкка китергән зыянны каплыйлар, ләкин җаваплылыктан котыла алмыйлар.
Нәтиҗәдә район суды гаепләнүчеләрне бер елга ирекләреннән (шартлы рәвештә) мәхрүм итү җәзасын билгеләгән.
Автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев