Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Иншар поселогы китабын тәкъдим иттеләр

1980 нче елда яшәүдән туктаган Иншар авылы тарихына багышланган китап дөнья күрде.

Иншар поселогы китабын тәкъдим итү  кичәсенә читтән кайткан бер авылдаш: “Ширияздан бабай төшемә керде, таягын селкеп, “Внимание кирәк, сеңелем!” – ди бу. Инде аның рухы да тынычлангандыр: әлеге мәрхүмнәрне искә алган басмабыз бар хәзер", - дип сөенечен уртаклашты кунак.

Заманында Түбән Кәминкә авылыннан 5 километр төньяктарак, инеш буендагы әрәмәлектә урнашкан Иншар поселогы 1926 елда оешкан. Анда иң беренче Түбән Кәминкә авылыннан Мортаза бабай уллары  Ширияздан белән Әбүбәкер нигез коралар. Мортазиннар артыннан башка гаиләләр дә күченә һәм монда барлыгы 16 хуҗалык барлыкка килә. Бу колхозлашу еллары.

Иншар китабының авторы, якташыбыз Дамир  Таҗиев  аңлатуынча, авыл исеменең килеп чыгышы болай: әүвәл поселокның исеме Батрак булган, аннан  Совет чорында нинди батрак булсын инде дип, заман сулышына туры китереп, “интернациональный шар”дан кыскартып,  Иншар ясаганнар, безнеңчә милли шар булса кирәк.

Менә шушы поселокта туып  үскән, шунда яшәгән авылдашлар узган атнада Түбән Кәминкә авыл мәдәният йортына җыелды. Инде юкка чыккан Иншар авылы кешеләре сөенечле хәлне – авыл тарихына кагылышлы китап чыгу вакыйгасын бергәләп бәйрәм иттеләр. Төсле фотолар белән бизәлгән, шома битле әлеге басманы күрделәр, бүләк итеп алдылар.

Түбән Кәминкәдә яшәүче  Нургали Әбделганиевка  бүген 61 яшь, ул  Иншарда туып үскән егет.

-Бар да истә, бер урамлы иде авылыбыз. Анда тегермән, башлангыч мәктәп, терлекчелек фермасы бар иде. Кибетендә хәтта ау мылтыгы да саттылар, ул вакытта ярый иде бит. Хәзер йортларның базлары, нигезләре дә ишелеп бетте, әрәмәлек кенә булып калды, зират бар, - ди ул. –Иншарлылар бер гаилә кебек яшәде, хөсетлек, көнчелек юк иде халыкта. Бары – бергә, югы – уртак булды. Искиткеч тату  идек, бер-берсе өстеннән жалобалар язып йөрмәделәр. Күзгә яшь килә, балачак, яшьлек шунда үтте бит. Без авылдан  соңгы булып ике йорт киттек, миңа 19 яшь иде.  1979 елда Октябрь бәйрәменә Түбән Кәминкәгә күчеп мендек. Гарифуллин  Әкърәм  абыйлар, аларның җиде бала һәм без – биш балалы  Корбангали Әбделганиев гаиләсе. Без Саклыктан йорт алып,  аны Түбән Кәминкәдә күтәргән идек. Әкърәм абыйлар үз йортларын күчереп салдылар. Соңгы көнне без атка атланып малларны куып мендек, әти белән әни - җигүле атта. Иң соңыннан йортка йозакны әни салды бугай. Авыл әле дә төшкә керә,  су буйлары, балык тотулар.  Урамда буяу дигән нәрсә азрак иде.  “Урыс капкалы” йортлар,  өй түбәләре тактадан,  абзар түбәләре саламнан, калай түбәле бер йорт та юк иде. Бәйрәмнәрне - 1 Майны, 9 Майны әрәмәлектә үткәргән истә.

Бүген Түбән Кәминкәдә яшәүче Әхәт Мортазин  поселокның иң олы кешесе, аңа 93 яшь.

Шунда гомер иткәннәрнең хатирәләре күп инде. Үткәннәрне, авылны барысы да сагынып, юксынып сөйли. Казаннан кайткан Минзәки Мортазин, китапны чыгаруга зур өлеш керткән. Сүз биргәч, күз яшьләрен тыя алмады, китап авторы Дамир Таҗиевка рәхмәтен белдерде.

-Бер нигез ташы да калмаган  авыл тарихын язу   җиңел булмагандыр, - диде  ул.

Әлфия ханым Сәетова авылга багышлап бәет үк чыгарган.  “Внимание кирәк” дигән Ширияздан бабай аның төшенә кергән дә инде.

Сания апа  Таипова исә:

-Санаторийларың якта  торсын, безнең авылда хозурлык иде, матурлык, шомыртлар, кошлар сайравы, - ди.

Сугыштан кайтканда, Чирмешән белән Лашман авыллары арасындагы хәзерге “туры юлда” вәхшиләрчә үтерелгән совет офицеры Галимҗан Сөләйманов аның әтисе икән. Фронтовикны өендә җиде баласы көткән.

-Әтинең орден-медальләре белән уйнап үстек, – ди кызы.

Лениногорскидан кайткан  Рәшит Мортазаин: “Кечкенәме, зур авылмы - туган җир һәркемгә кадерле, - ди ул да.

Китап авторы Дамир Нәзир улы Таҗиев юкка гына бу эшкә алынмаган. Аның  әнисе шушы авылныкы, әтисе Яшәүченеке икән. Дамирга 14 яшь булганда, аларның гаиләсе Әлмәт шәһәренә күченгән. Шушы журналист якташыбыз тырышлыгы нәтиҗәсендә районыбыздагы тагын бер авыл (юкка чыккан булса да) акка кара белән төшерелгән, теркәлгән китабы-тарихи хезмәткә ия.

-Иң кыены нәрсә булды? - дим җирле тарихчыга.

-Иң кыенымы?  Архивта авылга кагылышлы  материаллар бик аз. Кешеләре дә таралышкан. Мәгълүматлар җыю ансат булды димәс идем. 280 битле китапны ел ярымда яздым. Дөрес, берникадәр мәгълүмат бар иде инде. Әби-бабайларыбыз нинди генә авыр заманнар кичерсәләр дә, намуслы, чын кешеләр булып калганнар. Китабыбыз алар рухына дога булып барсын.

фото: автор

Чирмешән районында Иншар авылы тарихы китабын тәкъдим иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев