Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ике бала әнисенә ана хокукыннан мәхрүм ителү яный

Бу тормыш кая бара, нилектән кайбер аналар кызык эзләп, кәефләнеп йөрүне иң газизләренә - балаларына да алмаштырырга риза. Аптырый торган.

Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең, Zoom платформасында уздырылган чираттагы утырышында кабат шундый “җиңел холыклы” әниләр белән әңгәмә кордылар.

Иске Сержкино авылыннан В.га карата, соңгы вакытта гына да алты административ эш ачылган. Ике бала анасы, хатасын төзәтергә ышандырса да, вәгъдәләре сүздә генә кала. Аңа ана хокукыннан мәхрүм итү яный.

Ивашкинодан И. һәм Югары Кәминкәдән Л.ның да  комиссия каршында беренче генә җавап тотулары түгел. Балалары язмышын “яшел еланга” алмаштырган аналарга кабат штраф салынды, төзәлү юлына басмасалар, хәлләр аянычрак та булырга мөмкин. Яңа Элмәледән Н. балигъ булмаган өч баласын әтиләренә калдырып, атналар буена өеннән, авылдан ук чыгып китә. Яшь ананы күңелле тормыш кызыктыра, балалар арткы планга кала. Алты ел спиртлы эчемлекләр кулланмаган чирмешәнле кабат иске гадәтен яңарткан, балаларының бәхетле тормышын җимерә башлаган. Комиссия членнарының күз уңында булган бу гаиләне тиз күреп алалар. Инде әни кеше кабат дәваланган.

Пандемия чорында изоляция кагыйдәләрен бозган, балигъ булмаган ике чирмешәнленең эше дә комиссия утырышында тикшерелде.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев