Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында гадәттән тыш хәл игълан ителде

Татарстан Президенты боерыгы нигезендә, Чирмешән районында һәм республиканың тагын 16 районында 3 августтан гадәттән тыш хәл игълан ителде.

Әлеге режим азык-төлек ягыннан иминлеккә хәвефле табигать күренешләре (коры җил, туфрактагы корылык, коры hава) нәтиҗәсендә туган куркынычны бетерү максатларында кертелә. Аның нигезендә районнарда гадәттән тыш хәлләрне кисәтү hәм аларның нәтиҗәләрен бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссияләр hәм хәвефле табигать күренешлеренең тискәре нәтиҗәләрен юкка чыгару hәм аварияләрдән соң торгызу эшләре алып бару буенча чаралар уздыруга җәлеп ителүче көчләрнең эш төркемнәре составын билгеләү һәм биш көн эчендә гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә юнәлтелгән чаралар эшләү бурычы куела.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев