Чирмешән районында физик мөмкинлеге чикле 68 бала бар
Районда 66 гаиләдә физик мөмкинлеге чикле 68 бала тәрбияләнә. Ике гаиләдә икешәр шундый бала үсә. Бу балаларның җидесе гел чит кеше ярдәменә мохтаҗ.
“Изге йөрәк” халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре инде бер ел дәвамында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Туган көн белән” акциясе уздыра. Алар ай саен бер баланы өйләренә барып туган көннәре белән котлый, иганәчеләр ярдәме белән, көтелмәгән бүләкләр ясыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев