Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында әфган сугышында катнашкан 62 ир-ат яши

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан районыбызда гомер итүче сугышчы-интернационалистларны район үзәгенә җыеп хөрмәтләделәр, тәбрикләделәр. Яшьли ут эченә кергән, үлем белән күзгә-күз очрашкан егетләр зурлауга бик лаек. Яшь буын да бу хакта белергә бурычлы.

Матур традиция буенча, әфганчылар Мәңгелек ут янында бергә җыелып, хезмәттәшләрен бер минутлык тын калып искә алдылар,   Җиңү паркындагы хәрби техникалар түренә веноклар салдылар. Аларга  мәктәп укучылары һәм район яшьләре дә кушылды.

Тугыз елдан артыграк барган әлеге сугышта безнең районнан 150 ләп  ир-ат катнашкан. Бүгенге көндә районда 62 сугышчы-интернационалист гомер итә. Бәхеткә, барысы да сугыштан исән кайталар, тик тыныч тормышта 24се арабыздан киткән.

Иске Котыш авылыннан гына да Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә егермедән артык  егет катнашкан, Бәркәтәдән андыйлар - уналтау.

Әлеге чараның район мәдәният йортында узган тантаналы өлешендә әфганчыларыбыз адресына  рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

-Сезгә, чын сугышны күргән ирләр өлешенә шундый сынаулар  язган булган, ил алдындагы бурычыгызны лаеклы үтәгәнсез, - диде район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Исән-сау әйләнеп кайтсагыз да, арагызда  сәламәтлекләрен югалтучылырыгыз да бар. Барыгызга да рәхмәт белдерәбез, саулык телибез.

 Ветераннарның -  барысының да күкрәкләренә “Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел”  тулуга багышлап эшләнгән медальләр тактылар.  Район башлыгы исеменнән Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары,  ТР Координацион советыннан, район башкарма комитетыннан да Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре алучылар булды.

1959-1969 елларда туган ир-атлар өлешенә төште ул  сугыш. 18-19 яшьләрендә кулларына корал алган егетләрнең иң яшьләре дә инде 50 не  тутыра. Ә менә районның иң өлкән әфганчысы, Түбән Кәминкә егете Азат Могыйновка 25 февральдә 60 яшь була. Азат абый армия хезмәтенә 1978 елның көзендә киткән, башта Украинада хезмәт иткән. 1980 елның гыйнварында аларны самолет белән Әфганга алып керәләр. Айдан артык Кабулда  булалар. Икенче тапкыр, 23 февральдә  алар инде бу җирләргә колонна белән керәләр. Якташыбыз аннан  ноябрь аенда гына демобилизацияләнә. Өлкән сержант, танк командиры   махсус танкта  юлларны минадан арындырган.

-Унике тапкыр минага эләктек, ике тапкыр җиңелчә контузия алдым, - ди Азат абый. - Экипаждагы иптәшләремнең гомерләре өзелгән очраклар онытылмый. Хәрби әзерлексезтән дә  һәлак булдылар, андагы һава шатларына яраклашу да авыр иде, төрле чирләр белән дә якты дөньядан киттеләр. Җәй дәвамында безнең бригадада гына да 2000 ләп кеше үлде. Ярты еллап хатлар да йөрмәде, әти-әниләр, якыннар белән элемтә өзелде.

Иске Кадидан Рәис Камалов та беренчеләрдән диярлек әфган сугышына кергән.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң әфганчыларны чәй табыны артына  дәштеләр.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Чирмешәнлеләр әфганчы якташларын хөрмәтләделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев