Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында эшкуарларны махсус кунак уңыш серләренә өйрәтте

Казан шәһәре башкарма комитеты каршындагы эшмәкәрлекне үстерү буенча вәкил Михаил Кузнецов районыбызның бизнес хезмәткәрләре белән очрашып, бизнеста уңыш сере турында киңәшләрен бирде.

Үз эшендә, бигрәк тә киемнәр җитештерүдә танылган, шуннан көчәеп, ныгып киткән әлеге җитәкчене район эшкуарларының Иҗтимагый Советы чакыртып китергән. Аның рәисе Альберт Латыйпов әйтүенчә, болай очрашу пилот проект, бездә әле беренче генә тапкыр.

-Бизнес өлкәсендә уңышларны кабатламыйбыз, әмма хаталар гел кабатланып тора. Проблемалар күп, алар чишелеш сорый, - диде Михаил Кузнецов. – Без ник үсмибез? Бердән, белем җитеп бетми. Үзебезгә, персоналга да. Эшне анализлау, планлаштыру, акчаны саный белү кирәк. Маркетинг, менеджмент яхшы кадрлардан башка алга китә алмый. Көндәшләрне, аудиторияне, базарны истә тоту кирәк.

Спикер товарны тәкъдим итү, рекламалау хакында да үз фикерен җиткерде.

Чирмешәндәге “Орион” яшьләр ял итү үзәгендә узган чарада эшкуар Зилә Латыйпова үз тәҗрибәсендә сәүдә мәйданчыкларына чыгу, яңа эшләнмәләр җитештерү үзенчәлекләре хакында чыгыш ясады. Бизнеста әле тәүге адымнарын гына ясаучы Тимур Митрюхин инвестицияләү, кыйммәтле кәгазьләр белән эшләү буенча остара бара.  Икътисад буенча югары уку йортында әле беренче курста гына укучы якташыбыз умарталар асрап та керем ала икән. Киләчәк менә шундый сәләтле, кыю яшьләр кулында.

-Кызганыч, районда кайберәүләр эшкуарлыкка шикләнеп кенә алына. Югыйсә дәүләт тарафыннан, төрле программалар буенча, фермерларга, товар җитештерүчеләргә грантлар, шәхси хуҗалыкларга субсидия бирәләр, башкача да булышалар. Алардан ник файдаланмаска? Безгә бу өлкәдә активрак булырга, укырга, берләшергә кирәк, - диде бүгенге чара азагында сүз алган Альберт Латыйпов. – Районга практик эшкуар Михаил Кузнецовны  махсус чакырдык. Чыгышы бик ошады. Әле үзем дә төп моментларны – башкарасы безгә файдалы эшләрне, барысы унҗиде позицияне, язып бардым, аларның кайберләрен кулланабыз да. Бүгенге чарага күбрәк кеше килер дип уйлаган идем, тик алай булмады, власть вәкилләре дә юк. Болай алга китә алмабыз. Ә ошбу чарада катнашучыларга зур рәхмәт.

Сүз уңаеннан. Латыйповлар бизнеста билгеле кешеләр. Алыпсатарлык аларныкы түгел, үзләре җитештергәнне саталар. Районда он, кондидер эшләнмәләре базарында йогынтылы эшкуарлар. Соңгы вакытта конфет, шоколад җитештерү буенча тәүге адымнарын ясыйлар, эшләнмәләрен ил күләмендә тәкъдим итү юлларын эзлиләр, кыскасы, бер урында тормыйлар, ә бу бизнеста бик мөһим.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев