Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында декрет ялындагы 16 әни яңа һөнәр үзләштергән

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 33 эш бирүче аша 82 вакансия тәкъдим итә, шул ук вакытта, мөмкинлеге чикле 4 кешегә дә эш бар.

Вакансияләр арасында эшче һөнәр ияләренә сорау зуррак. Машина йөртүчеләргә, ипи пешерүчеләргә, агроном, ветеринар, инженерларга да эш тәкъдим итәләр.

Бу елның ун аенда үзәккә 1270 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 363се - эш эзләүчеләр. Араларында пенсия алды яшендәгеләр дә (29), 29 яшькә кадәрге яшьләр дә (73) бар.

-Эшсез буларак исәптә торучыларга быел 11 миллион 212 мең сум пособие түләнде, - ди үзәк директоры Фәридә Сәйфетдинова. - Эшсезләргә түләнүче иң түбән пособие – 1500, максималь күләме – 12130 сум. Үзәк ярдәме белән быел ике кеше үз эшен башлап җибәрде.

Хатын-кызларны һөнәргә укыту буенча “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм итү” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, өч яшькәчә балалары белән декрет ялында булган 16 әни дә яңа һөнәрле булган. Алар химия һәм биология укытучысы, тәрбияче, вокал буенча укытучы, музыка җитәкчесе кебек һөнәрләр үзләштергәннәр. “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында, 50 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр арасында 8 якташыбыз кадрлар белән эшләүче, логопед, физик культура укытучысы һөнәрләренә укып, кулларына документлар алганнар. 16 эшсез кеше дә бүгенге көндә сорау зур булган пешекче, автомобильләрне заправкалау станциясе операторы, каравылчы кебек яңа һөнәрләр үзләштергән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев