Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында электр көтүчеләр күбәйгән

Иртә таңнан торулары авыррак булса да, бала чакта көтүгә чыгулары үзенә күрә бер бәйрәм сымаграк тоела иде. Сиңа көтү кадәр көтү ышандыралар, көтүчегә тәм-томны да кызганмыйлар. Әле аның учакта пешкән бәрәңгесе ни тора?!

Бу элегрәк, айга бер көтүгә чыкканда гына кызык иде. Хәзер авылдагы малларны  бармак белән санарлык вакытта көтүгә атна саен диярлек чыгу - зур мәшәкать. Шуңа күрә бу эшне җиңеләйтү өчен хәзер күп авылларда халык электр көтүче (электропастух) сатып ала. Маллар үзләренә зыян салмаслык көчәнештәге электр чыбыклары белән тотып алынган шушы көтүлекләрдә йөри.

Әнә Бәркәтә авылында,  былтыргы кебек, быел да электр көтүче “яллаганнар”.  Көтүгә әлегә 25 ләп мал йөри. Шешминкада да көтүне чыбыркысыз көтүчегә ышандырганнар.

-Бездә көтү апрельнең 20 ләрендә үк чыкты. Авылдашлар, бергә җыелып, 30 мең сумга электр көтүче алдылар. Бик җайлы, халык бар малын -  кәҗәсенә, сарыгына кадәр шунда куа. Терлекләр урамда йөрми. Андреевкада исә  көтүне чиратлап көтәләр. Ике авылда  көтүгә 60 лап баш мал йөри, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Түбән Кармалкада Шушма елгасы буенда бер урынны көтүлек ясап тотып алганнар. Малларны шунда чыгаралар. Югары Кармалкада көтү юк. Чумачка халкы электр көтүче алмакчы.

Ульяновака авыл җирлеге авылларында терлекләрене чиратлап көтәләр. Яшәүчедә дә чират көтүе. Бу кечкенә авыл көтүендә 50 ләп мал бар икән.  Кармышта көтүче яллаганнар. Бер баш мал өчен айга  700 сум исәбеннән. Монда Әккәрәйдән дә 30 лап эре терлек куалар.

Ивашкинода көтү Май бәйрәмнәрендә чыккан. 50 ләп баш мал өчен электр көтүче алганнар. Иске Үтәмештә ялланган көтүче көтә. Бер башка 850 сум түләргә килешкәннәр. Урманасты Үтәмештә, Югары Чегодайда, Иске Сережкинода көтү юк.

Туймәттә дә  көтүчегә сыер башына 850 сум түлиләр. Монда көтүгә 100 дән күбрәк мал йөри.  Иске Кадида электр көтүче бар,   көтү чыккан. Иске Котышта ике көтү йөри, халык 80 ләп баш малны үзләре чиратлап көтә. Югары Кәминкәдә, Керкәледә  былтыр да, быел да терлекләрне электр көтүче саклый, анда 30 шар мал йөри. Күтәмәдә көтү чыкмаган. Лашманда да электр көтүче бар.

-Искиткеч шәп әйбер. Инде өченче ел шуннан файдаланабыз, - ди Лашмн авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов. - “Көтүче”не карап, төзәтеп торучы кешегә халык аена 150 сум исәбеннән түли.  Лашман көтүендә  60 лап мал бар. Әмирдә дә сыерларны электр көтүче саклый, дөрес, маллар күп түгел, ун тирәсе генә.

Утыз Имәндә ялланган көтүчегә бер башка 900 сум түлиләр.

Яңа Элмәледә һәм Иске Элмәледә 50 шәр малны ике авылда да чиратлап көтәләр. Көтү Май бәйрәмнәрендә чыккан.

Түбән Чегодайда маллар күп - 80 ләп баш. Аларны авылның ике очында көйләнгән электр көтүлекләрендә чиратлап йөртәләр. Район үзәгенең Амур ягында көтүгә 70 баш мал йөри, ялланган көтүчеләре бар. Төньяк урамнарда яшәүчеләр малларын электр көтүчегә ышандырганнар.    

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев