Чирмешән районында 1100 шәхси хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала
Сыер һәм савым кәҗәләре асраучыларга быел да субсидия биреләчәк. Моның өчен конкурс игълан ителде.
Дәүләттән бу ярдәмне алу өчен 25 июньнән 25 июльгә кадәр электрон формада яки авыл җиреленә барып гариза бирергә кирәк.
-Районда 1100 хуҗалык дәүләт ярдәменә өметләнә ала, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге начальнигы Айсылу Гайнуллина. – Безгә әлегә 300ләп шәхси ярдәмче хуҗалыктан гына гариза керде. Вакыт азаеп бара, документлар тапшыруны ашыктыру сорала.
Мондый субсидия шәхси ярдәмче хуҗалыкларга елга бер тапкыр бирелә. Ул бер сыерга - 2300, ике савым сыеры асраучыга – бер башка 3300, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры тотучыга – һәр сыерга 4300, бер баш кәҗәгә 500 сум күләмендә каралган. Ә ат асраучылар мондый ярдәмне бераз соңрак алачак.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев