Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында чисталыкка битараф 15 кешегә карата беркетмә төзелгән

Район башкарма комитетының административ комиссиясе шәхси йортларны гына түгел, оешмалар яннарындагы чисталыкны да тикшерә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен аларга да штраф салынырга мөмкин. Аерым гражданнарга штраф күләме ике мең сум булса, оешмаларга – биш мең сум ук.

-Соңгы рейдлар вакытында гына да Чирмешәндә 9 гражданинга карата беркетмә төзедек, - ди административ комиссия секретаре Лилия Лоткова. - Яңа, матур йортлар тезелеп киткән Көньяк урамындагы тәртипсезлеккә ис китәрлек. Йорт тирәсен чүп үләне баскан 5 хуҗага карата беркетмә тутырмый мөмкин булмады. Технический, Яшьләр, Дзержинский урамнарында да чүп үләннәре эчендә утырган йортларга юлыктык. Ә Гагарин урамында бер йорт тирәсендә төзелеш материаллары аунап ята. Кайберәүләр, кисәткәч, җыештыра башлый анысы.

Керкәле авылында да үлән басып киткән йортлар байтак, хуҗасыз йортлар тирәсе бөтенләй ямьсез. Үзләрен чүп баскан, ватык-җимерек коймалар, өелеп ятучы такталар... Бары мәчет тирәсе генә чиста, матур.

Ә менә Лашман һәм Әмир авыллары урамнары чисталыклары белән аерылып тора. Аларда бөтен җирдә диярлек тәртип.

Агымдагы елда административ комиссия төзекләндерү кагыйдәләрен бозган 15 гражданинга карата беркетмә төзегән. Ел башыннан барлык авылларда да диярлек булганнар. Рейдлар тукталмый, комиссия ел әйләнәсе эшли. Урамнарда, йорт тирәләрендә тәртип булдырыгыз, әйткәнне көтмәгез.

Лилия Лоткова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев