Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел 58 йортта өй туйлары узган

Үткән ун айда районда 6 мең квадрат метрдан күбрәк мәйданда торак кулланылуга тапшырылган. Еллык план – 7 мең квадрат метр.

-Быел районда 58 йорт төзелде. Куллануга тапшырылуга әзер йортлар да аз түгел. Аларның күпчелеге хуҗалар үзләре төзегән йортлар, - ди район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов. - Арендага бирелүче йортлар да бар. Документлаштырылган торакларның барысы да аерым йортлар.

Быел ике ятим бала тораклы булган. Чирмешәндә һәм Күтәмәдә - алтышар, Керкәле авылында дүрт аренда йорты кулланылуга тапшырылган. Әзерлек сызыгындагы тораклар әле тагын бар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев