Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел 39 өй туе уздырганнар

Бу елның тугыз аенда районда 39 йортта өй туе узган.

Район инфраструктура үсеше бүлегеннән хәбәр итүләренчә, районда 5907 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - быелгы планның 98 проценты кадәр.

-Нигездә, йортлар район үзәгендә төзелә, яңа урамнар барлыкка килә, - диде район инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов. – Быел Ульяновка авыл җирлегендә йорт төзүчеләр байтак. Шул ук вакытта, берничә елга бер торак та төзелмәгән авыллар да бар.

Быел төзелгән өйләрнең барысы да хуҗалары үзләре өлгерткән.

Сүз уңаенда, район үзәгендә 16 квартиралы аренда йорты төзелә, нефтьчеләр өчен дә аерым өйләр күтәрелә. Киләсе елда ятим калган 15 балага торак төзү планлаштырыла.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев