Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында кайберәүләр бурычтан курыкмыйлар

Ай саен һәр йортка ут, су, газ һәм башкалардан файдаланган өчен квитанцияләр килә. Берәүләр аны кулга алу белән түләргә ашыкса, икенчеләр гел бурычлылар исемлегендә.

Бүгенге көндә районда бу хезмәтләр өчен бурыч 418 мең сумга җиткән, шуның 300 меңнән артыгы Чирмешән авыл җирлегендәге 112 йортка туры килә. Ел башына бурычлар 425 мең сум булган.

-Әгәр хуҗа торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен ике ай түләми икән, аны “кара исемлеккә” кертәбез, - ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. - Аннан соң алар белән “беркетелгән” актив (район башкарма комитетында эшләүчеләр) эшли башлый. Аларга урамнар бүлеп бирәбез. Нәтиҗәсе бар. Күпчелек акчасы юклыктан түләмәүче түгел, араларында хәлле кешеләр дә байтак. Һәм тагын бер нәрсәгә игътибар иттек, салым түләмәүчеләр исемлегендә дә шул ук фамилияләр.

Май аеннан башлап бурычлы йортларны суүткәргечләрдән өзә башлаячаклар. Бу эшне башкарганчы хуҗаларны тагын бер кат кисәтәләр, ай дәвамында бурыч капланмаса - алар сусыз калачак. Ә кабат суүткәргечкә ялгану өчен, бурычтан тыш та билгеле бер сумма түләргә кирәк булачак.

Чирмешәндә яшәүче бер йорт хуҗасының торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләр өчен (су, канализация, каты көнкүреш калдыкларын чыгару) бурычы 100 меңнән дә артып киткән. Бурычлары 47, 23, 18 мең сумга җитүчеләр дә юк түгел.

Кармыш, Иске Кади, Ульяновка, Иске Котыш, Түбән Кәминкә, Күтәмә авыл җирлекләрендә яшәүчеләр торак-коммуналь хезмәтләр өчен аен-айга түләп баралар. Шул ук вакытта 10 мең сумнан да артыграк бурычлары булган авыл җирлекләре дә (Ивашкино, Лашман, Шешминка) бар.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X