Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында биотермик базлар ремонтына былтыр 583 мең сум акча кулланылган

Райондагы биотермик базларны 2020 елда ремонтлау һәм тәртиптә тотуга республика бюджетыннан 545 мең сум акча бүленгән.

Районда 19 биотермик баз һәм себер-язвалы 3 үләт базы бар. Урманасты Үтәмеш, Кара Чишмә, Казанка авылларындагы себер-язвалы үләт базлары -  барысы да бетонлап ябылган. Биотермик базларның барысы да ветеринар-санитар кагыйдәләргә җавап бирә.

-Без базларның тулу дәрәҗәсенә карап,  дәүләттән бирелгән акчалар хисабына һәр елны берничәсен яңартырга тырышабыз, - ди район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Рафик Дәүләтшин. - Былтыр Югары Кәминкә һәм Казанка авылларындагы биотермик базларга капиталь ремонт уздырсак, быел мондый эшләр Иске Кади һәм Лагерка авылларында планлаштырыла.

Иске Кади һәм Лагерка авылларындагы биотермик базлар да тулысынча ветеринар-санитар кагыйдәләргә җавап бирә, ләкин алар тулы. Шуның өчен искесе белән янәшә яңа баз казып, бетон боҗралар төшереп, капкачлар ясалачак. Шулай ук баз өстендә япма (навес) да була. Биотермик баз тирәсен койма белән әйләндереп, яңа капка урнаштырыып, җир өстендәге сулар базга эләкмәслек итеп канау казу каралган. Әлеге эшләрдән калган суммага таләп ителгән базларга зур булмаган ремонт эшләре башкару планлаштырыла.

2019 елда биотермик базларны ремонтлауга һәм тәртиптә тотуга 583 мең 800 сум акча бүленгән булган. Бу суммага, алда язылганча, Югары Кәминкә, Казанка авылларындагы базларга капиталь ремонт уздырылган, Урманасты Үтәмеш авылындагы себер-язвалы үләт базының тирәсе яңа койма белән әйләндереп алынган.

Фото: автор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев