Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “Безнең заман” китабын тәкъдим иттеләр

Моннан әллә ничә дистә еллар элек Чирмешән районы Сабан туен Советлар Союзы үзәк телевизион каналының  “Сельский час” тапшыруында күрсәтәләр. Бу факт хакында районның элеккеге җитәкчесе, шушы вакыйгаларның шаһиты Минсәгыйть Шакиров  үзе хакындагы “Безнең заман” (”Наше время”) китабын тәкъдим итү – презентацияләү вакытында  искә алып сөйләде.

Район тарихына кагылышлы шуңа охшаш тагын шактый кызыклы фактлар, истәлекләр яңгырады  Лашман мәктәбендә узган әлеге чарада. Аларның шактые Минсәгыйть Закир улының  тормыш юлына багышланган документаль повестька да кергән. Әлеге басманың авторы – Казаннан оста, тәҗрибәле журналист Гамирә Гаделшина. Ул бүгенге чара кунагы.

-Китапка кереш сүзне  Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев  үз куллары белән язды. Повестьның редакторы исә якташыгыз үзе булды, - ди Гамирә Габдулла кызы. – Минсәгыйть Закирович, тормышыгыз  чыннан да искиткеч. Без бер ел илһамланып эшләдек, ихластан яздык. Туган районыгыз өчен күп тырышкансыз. Үз тормышыгызга  шулай кагылырга, аны эченнән күрергә мөмкинлек биргән өчен рәхмәт.  

Минсәгыйть Шакиров 20 елдан артык безнең районны җитәкләгән шәхес. Аның тормыш юлын кунаклар, авылдашлар видеофильмнан карадылар. Мәктәптә шук булса да, яхшы укыган Минсәгыйть, укучылар комитеты рәисе “постын” биләгән. Хезмәт юлын Нурлат районының “Дуслык” газетасы хезмәткәре булып башлый ул. Аннан  Казан авыл хуҗалыгы институты студенты. ПМК-мелиорация оешмасын җитәкли, 23 яшьтә! Саратов югары партия мәктәбендә уку – үзе бер тарих. Күрше Яңа Чишмә районында партия райкомының икенче секретаре, аннан үзебезнең район җитәкчесе, ТР Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе... Китапка шул елларның барысы да кергән.

-Анда безнең заман кешеләре турында язылган, мин шул дәвердә яшәгән кеше. Минсәгыйть Закирович белән күп еллар эшләдек, - диде авылдашы, агроном, чарага килгән хезмәт ветераны Тәлгать абый Исхаков. -Хәтерлим әле, ул ПМКда эшләгәндә  безнең Лашманда республикада беренчеләрдән булып ике “Фрегат” сугару җайланмасы урнаштырдылар, аннан буа буылды. Минсәгыйть гомере буе туган авылына шулай ярдәм итеп яшәде.

-Май чүлмәгеннән билгеле. Китап зәвыклы, төсле фоторәсемнәр белән бизәлгән,  укый-укый, эченә керә-керә аның нинди зур хәзинә икәнен аңлыйсың, - дип өстәде бүгенге чара героеның  яшьлек дусты Камил Мәслахов үзенә сүз бирелгәч.

Район җитәкчелеге исеменнән “китап бәйрәме” белән Габдрәшит Җамалтдинов тәбрикләде. Минсәгыйть Шакиров белән бергә хезмәт куючылар, Лашман авылыннан  чыккан җитәкчеләр дә сүз алды.

-Кайбер китапны укып китә алмыйча ачасың да, ябасың. Бу басманы кызыгып,  бер туктамыйча укып чыктым,- ди Шакиров белән бергә эшләгән Миләүшә Батыршина.

Үз авылына ясалган бүләкләренең берсе – бассейнына кадәр булган Лашман мәктәбендә бүген  175 бала белем ала. Шушы мәһабәт бинаның актлар залы сәхнәсендә Шакировның үзенә сүз бирделәр.

-Бу китапта бөтен чирмешәнлеләр белән башкарган эшләр хакында язылган. Мин районны җитәкли башлагач, үземә өч бурыч куйдым: юллар ясау, газ кертү, халыкны мал азыгы белән тәэмин итү. Болар барысы да эшләнде дип саныйм, куйган хезмәтләремне күрә белделәр, җитәкчеләргә рәхмәт, - диде элеккеге район башлыгы Минсәгыйть Шакиров. -Үткәннәргә сак карау, хәтер кирәк, тарихны онытырга ярамый. Гомумән, мин җитәкче кешеләргә өч әйбер киңәш итәм: ашыгып, булыр-булмасны вәгъдә итмә -ул синнән тормаска мөмкин; кадрларга тотынма, кеше сүзе белән бик яхшы белгечне юк итүең бар; үзеңнән алда эшләгән кешене пычратма. Мин туган ягымда яшәүче халыкны ихтирам итәм, монда  миңа рәхәт. Рәхмәт Сезгә.

Күп төрле дәүләт бүләкләре, орден-медальләр иясе, төрле съездлар делегаты булып торган, Минтимер Шәймиев язганча, “юмор хисе көчле, эшләгәндә уйлап табуга һәвәс, әңгәмә корганда тапкыр” якташыбыз хакында    “Безнең заман” китабыннан укырга мөмкин.

 автор фотосы

Лашманда Минсәгыйть Шакировка багышланган китап тәкъдим иттеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X