Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында берәүнең югалган акчасын агроном табып биргән

Яңа Кадида – алдынгы комбайнчыга, Иске Үтәмештән сыер савучыга телевизор бүләк иткәннәр. Район газетасының элек елларда чыккан саннарында шундыйрак мәгълүматлар бар.

50 ел элек

Яңа Кади авылыннан Габдулла Мортазин өй түренә колхоз бүләге – “Весна” телевизоры кайтарып утыртты. Ул урып-җыюда ике комбайнда эшләп, колхоз комбайнчылары ярышында беренче урынга чыкты.

“Ленин юлында” – 1 май, 1970 ел.

XXII партсъезд исемендәге колхоз сыер савучысы Бибиҗамал Галимова (Иске Үтәмеш авылы) “Хезмәттәге батырлык өчен” юбилей медале белән бүләкләнде. Колхоз савымчылары ярышында беренче урын алучыга телевизор да бирделәр.

“Ленин юлында” – 1 май, 1970 ел.

Иске Кади авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды.

“Ленин юлында” – 1 май, 1970 ел.

12 майга иртә культураларны чәчүнең тәмамлануы турында Жданов исемендәге, “Шушма”, “Татарстан” колхозларыннан хезмәт рапортлары алынды.

“Ленин юлында” – 13 май, 1970 ел.

Фрунзе исемендәге колхоздан (Әккәрәй авылы) Нина Ефимовна Родионовага “Герой ана” ордены тапшырылды.

“Ленин юлында” – 9 май, 1970 ел.

Бөгелмә авиаэскадрильясе очучылары уҗым тукландыруда зур булышлык күрсәтәләр. “Красный Октябрь”, Жданов исемендәге, Фрунзе исендәге колхозларда бу эш 3984 гектарда башкарылды.

“Ленин юлында” – 13 май, 1970 ел.

Иске Котыш урта мәктәбенең VII класс укучылары Светлана Лысова, Наташа Климина “бик яхшы” билгеләренә укыйлар. Алар тимурчылар командасының да актив членнары.

Шушы көннәрдә бу кызларны Ленин комсомолы сафларына кабул иттеләр.

“Ленин юлында” – 16 май, 1970 ел.

Районыбыз кырларында бәрәңге утырту бара.

“Ленин юлында” – 16 май, 1970 ел.

40 ел элек

6 майда район үзәгендәге Почет йолдызы “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозы механизаторы Рәшит Талипов хөрмәтенә кабынды. Ул, 36 гектарда шикәр чөгендере чәчеп, норманы 260 процентка үтәде.

“Ленин юлында” – 7 май, 1980 ел.

“Ярдәм итегез, су кирәк!” Югары Чегодай авылы халкы редакциягә әнә шундый баш астында хат юллаган.

“Ленин юлында” – 7 май, 1980 ел.

8 май көнне Чирмешән авылындагы район мәдәният йортында Революцион һәм сугышчан дан музее ачылды... Чарага килүчеләр музей төзү инициаторы Николай Фроловның хезмәтен билгеләп үттеләр.

“Ленин юлында” – 14 май, 1980 ел.

15 майда район үзәгендәге Почет йолдызы “Красный Октябрь колхозы механизаторы Григорий Сиямкин хөрмәтенә кабынды. ДТ-75 тракторында ул эш нормасын 238 процентка үтәде.

“Ленин юлында” – 16 май, 1980 ел.

Тукай исемендәге колхоздан Чирмешән май-сыр заводына көн саен 2175-2250 килограмм сөт озатыла.

“Ленин юлында” – 24 май, 1980 ел.

Район мәктәпләрен быел тәмамлаучы яшь механизаторларның район конкурсында комиссия Чирмешән мәктәбеннән Н.Сурков, Шешминкадан А.Макаров, Ф.Родионов, Г.Кузьмин, Яңа Кадидан А.Вафин, Иске Кадидан Х.Зарипов, Иске Үтәмештән Н.Хәмитовларның техникада эшләү күнекмәләрен югары бәяләде.

“Ленин юлында” – 28 май, 1980 ел.

30 ел элек

Чирмешәндә Аналарга һәйкәл-монумент кую турында карар кабул ителде. Моңа район халкының күпсанлы мөрәҗәгатьләре этәргеч булды.

Һәйкәлнең нигезен салу 1990 елның 9 маенда, ягъни Бөек Җиңүгә 45 ел тулган көнне булачак.

“Ленин юлында” – 5 май, 1990 ел.

1990 елның 1 апреленә районда 806, шул исәптән район үзәгендә 142 сугыш ветераны исәпләнә.

Лашман авылында Бөек Ватан сугышыннан кайтучылар 51 кеше.

“Ленин юлында” – 9 май, 1990 ел.

Районыбыз авылларына табигый газ килә. бу эшләр бигрәк тә “Октябрьнең 50 еллыгы”, “Ватан” колхозларында оешканлык белән алып барыла.

“Ленин юлында” – 12 май, 1990 ел.

“Андреевка” совхозында быел 6 йорт салу планлаштырыла. Шушы көннәрдә генә өч йортның нигезе салынды да.

“Ленин юлында” – 16 май, 1990 ел.

Красная Поляна авылында радио күптән эшләмәде. Михаил Федорович Никоноровка авылдашлары шуны ясау үтенече белән мөрәҗәгать иткәч, ул чит ярдәмнән башка, бернинди приборларсыз эшкә кереште һәм радиоэлемтәне җайга салды.

“Ленин юлында” – 25 май, 1990 ел.

“Акча югалткан, аны табудан бөтенләй өметемне өзгән идем, ләкин безнең арада намуслы, мәрхәмәтле кешеләр бар икән. Акчаны “Шушма” колхозының баш агрономы Ибраһим Әхмәтҗанов табып, миңа китереп бирде.”

“Ленин юлында” – 30 май, 1990 ел.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев