Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында балаларга бирелә торган акчага гаризалар кабул итә башлаганнар

3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә һәр бала өчен бер тапкыр 10 мең акча түләнәчәк. Әлеге акчаларны 1 июньнән бирә башлыйлар.

-Бу акчаны алу өчен ата-аналар дәүләт хезмәтләре порталында 2020 елның 1 октябренә кадәр гариза язарга тиеш. Аңа салым тотылмый, башка социаль чаралар билгеләгәндә исәпкә алынмый,- ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Бу акчалар 2020 елның 1 июленә кадәр өч яшь тулачак, әмма әле 16 яше тулмаган барлык балаларга да түләнәчәк.

Әлеге түләүне алу өчен ата-аналар мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, Россия Президенты указы нигезендә гаиләдә өч яше тулмаган балалар булса,  апрельдән июнь аена кадәр 3 ай буе 5 әр мең сум күләмендә түләүләр бирелә. Ул «Ана капиталы» тотылган очракта да билгеләнә. Әлеге түләүләр сертификат хисабыннан түгел, ул илдә короновирус белән бәйле вазгыять аркасында килеп туган хәлләргә бәйле, федераль бюджеттан юнәлдерелә. 

Сүз уңаеннан, быел районда “ана капиталына” 30 сертификат бирелгән.

Гаризаларны шулай ук күпфункцияле үзәкләр яисә Пенсия фондының клиент хезмәте аша бирергә дә мөмкин, ләкин моның өчен алдан язылу сорала.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев